Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ПРЕЗИДЕНТТАН АВТОМОБИЛЬ

Иске Үзи һәм Сөнчәле авыл җирлекләре Татарстан Президентыннан "Шевроле-Нива" автомобиле алу бәхетенә ирештеләр. Яңа ел алдыннан мондый зур бүләккә татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы раслаган муниципаль берәмлекләр арасында һәр елны уздырыла торган республика смотр бәйгесендә җиңүгә ирешкән республиканың ике шәһәр округыннан 7 муниципаль учреждение һәм 93 муниципаль берәмлек лаек булды....

Иске Үзи һәм Сөнчәле авыл җирлекләре Татарстан Президентыннан "Шевроле-Нива" автомобиле алу бәхетенә ирештеләр.


Яңа ел алдыннан мондый зур бүләккә татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы раслаган муниципаль берәмлекләр арасында һәр елны уздырыла торган республика смотр бәйгесендә җиңүгә ирешкән республиканың ике шәһәр округыннан 7 муниципаль учреждение һәм 93 муниципаль берәмлек лаек булды.

- Смотр-бәйгене Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм халыкның тормыш шартларын яхшырту максатларында 2011 елдан уздыра башлады, - дип аңлата Аксубай муниципаль район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин. - Безнең районнан да иң яхшы авыл җирлекләре ел саен автомобиль ияләре булалар. Авылда транспорт бик кирәкле чара, чөнки һәр муниципаль берәмлек составына берничә торак пункт керә, өстәвенә аларның күбесе район үзәгеннән ерак урнашкан.

Аксубай муниципаль район составына 1 шәһәр җирлеге (шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе) һәм 20 авыл җирлеге керә. 2015 елның 1 гыйнварена тагын дүрт - Беловка, Иске Тимошкино, Ильдеряк һәм Яңа Ибрай авыл җирлекләре автомобиль белән тәэмин итүгә мохтаҗ булып тора.

Әмма машина ачкычын алу бер дә җиңел түгел. Узган ел бәйгегә 201 гариза тапшырылган. Ә җиңүчеләр берничә критерие буенча билгеләнде: муниципаль берәмлек составына кергән торак пунктлар саны, авыл җирлекләренең район үзәгеннән ни дәрәҗәдә ерак урнашкан булуы, җирлектә яшәүче халыкның даими исәбе, бер җан башына исәпләнгән салым һәм салым булмаган керемнәр, мөгезле эре терлекләр саны (авыл җирлекләре өчен), торак төзелеше, җирлекләрдә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программаларын тормышка ашыру темплары, гражданнарның үзмәшгульлегенә булышлык күрсәтү, авыл җирлегенең төзекләндерүгә тотылган чыгымнары, криминоген хәл, социаль-мәдәни һәм спорт тормышы. Моннан тыш, беренче тапкыр үзара салым кысаларында бер кешегә җыелган салым суммасы исәпкә алынды.

Фото http://prav.tatarstan.ru/file/photoreport/print_637596_869547.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев