Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Президент вазыйфасына тәкъдим итәләр

Җәмәгатьчеләр 12 майда Президент праймеризларында катнашуга кандидатларны күрсәтүнең старт алуы турында хәбәр иттеләр. Бу вакыт эчендә берничә җәмәгать оешмасы Татарстан Президенты вазыйфасына Республика Лидеры Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кандидатын күрсәтүне хәл итте. Әлеге мөһим чарадан безнең район да читтә калмады. Районнан өч вәкил "Татарстан - Новый век" - "Татарстан -...

Җәмәгатьчеләр 12 майда Президент праймеризларында катнашуга кандидатларны күрсәтүнең старт алуы турында хәбәр иттеләр.



Бу вакыт эчендә берничә җәмәгать оешмасы Татарстан Президенты вазыйфасына Республика Лидеры Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кандидатын күрсәтүне хәл итте.


Әлеге мөһим чарадан безнең район да читтә калмады. Районнан өч вәкил "Татарстан - Новый век" - "Татарстан - Яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәтенең киңәйтелгән сәяси совет утырышында катнашты, анда алга таба Татарстан Президенты сайлауларына кандидатларны күрсәтү өчен дәгъвачыларны сайлап алу буенча "Бердәм Россия" партиясенең алдан үткәрелгән эчке партия сайлауларында (праймериз) катнашуга бертавыштан республика лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы күрсәтелде.

Праймериз - ул алдан сайлаулар, алар барышында праймеризда катнашырга теләк белдергән партия кандидатларыннан бер кандидат сайлана.

Праймериз процедурасы АКШтан кергән. Россиядә бүгенге көндә бердәнбер "Бердәм Россия" партиясе праймеризларны даими үткәрә, партия беренче тапкыр бу процедураны 2007 елның көзендә Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан уздырды.


Чит илдән кергән праймериз сүзе - татарстанлыларның көндәлек тормышына акрынлап керә бара. Татарстан илдә югары вазыйфага кандидатлар күрсәтү өчен алдан эчке партия сайлауларын оештыручылар булып җәмәгатьчеләр торган беренче төбәк булды.


Җәмәгатьчеләр, Республиканың алгарышлы үсешендә һәм Татарстанның лидерлык күрсәткечләрендә Рөстәм Миңнехановның тырышлыгы зур, дип билгеләп үтәләр.


- Мин шәхсән үзем әлеге постта башка кандидатураны күрмим, - дип билгеләп үтте "Татарстан - Новый век" - "Татарстан - Яңа гасыр" район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, район делегациясе рәисе Леонид Жуков. - Иҗтимагый оешмалар - ул халык һәм без республиканың ничек үсеш алуына, социаль өлкәдә, медицина, мәгариф, мәдәният һәм башка тармакларда күзәтелгән үзгәрешләргә реаль бәя бирәбез. Бу үзгәрешләрнең барысы да Рөстәм Нургалиевичның аңлап якын килүе һәм булышлыгы аркасында гамәлгә аша. Аның сәясәте аркасында гына безнең күп милләтле республикада, районда төрле милләт халыклары тату, дус, бердәм булып яшиләр.


Иҗтимагый оешма җитәкчесенә бу турыда фикер йөртү өчен нигез бар. Ул шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитетын җитәкли, табигый ки, җәмәгать эшен кешеләр белән аралашу белән берләштерә, халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән Президент программаларын, проектларын тормышка ашыра.


- Аксубайны биш ел элек һәм бүгенге көн белән чагыштырсак: күп катлы йортлар, мәктәпләр капиталь ремонтлана, юллар, спорт мәйданчыклары, спорт комплекслары төзелә, күп катлы йортлар территорияләре, парклар төзекләндерелә, тротуарлар салына һәм без бүгенге көндә тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмаган бик күп башка эшләр башкарыла, - дип сөйли Леонид Жуков. - Татарстан лидеры инициативасы буенча күпсанлы программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Шул рәвешле иҗтимагый оешма вәкилләре Рөстәм Миңнехановка ышаныч белдерәләр, аның Республиканы үстерүгә юнәлдерелгән стратегиясен хуплыйлар.


Кандидатлар тәкъдим итү 13 майдан алып 5 июньгә кадәр вакыт аралыгында алып барыла. Кандидатлар "Бердәм Россия" партиясе белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә ия булган иҗтимагый оешмалар тарафыннан гына күрсәтелергә мөмкин. Праймеризда шулай ук үзләрен-үзләре күрсәтүчеләр дә катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев