Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Президент медаль тапшырды

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына» юбилей медальләре тапшырды. Бүләкләү тантанасында «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булган тыл хезмәтчәне Николай Андреевич Янилкин да катнашты. -Күңелемдә шундый якты хисләр калды ки, мин үземне үтә...

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына» юбилей медальләре тапшырды.

Бүләкләү тантанасында «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булган тыл хезмәтчәне Николай Андреевич Янилкин да катнашты.
-Күңелемдә шундый якты хисләр калды ки, мин үземне үтә тантаналы, патриотик чарада катнашкандай хис иттем, - дип уртаклашты ветеран. -Бәйрәм көннең һәр минутын файдалы итеп үткәрүне үз эченә алып, бик шәп оештырылган иде.
Ветеран һәм аны озата баручылар Казанга иртән иртүк килеп җиттеләр. Монда аларны затлы рестораннарның берсендә иртәнге аш көтте. Районнардан чакырылган ветераннар килеп беткәч, алар Кремльгә юл тоталар.
-Кремльнең эчке бизәлеше дә, тышкы күренеше дә искитмәле, - дип сөйли Николай Андреевич. -Мактаулы караул сакта тора, музыка уйный. Кремльдәге кабул итү залы да гаҗәеп иде.
-Җиңү безгә зур югалтулар аша килде. Республикадан 700 меңнән артык кеше фронтка китте. Шуның яртысы диярлек сугыштан кайтмады. Без - Җиңү алып килгән солдатларның варислары - илне дошманнан саклаган, госпитальләрдә, завод-фабрикаларда фидакарь хезмәт куйган кешеләрне беркайчан да онытмыйбыз. Без алар турындагы истәлекне саклыйбыз, - диде бүләкләү тантанасында Президент.
Бүләкләнүчеләр арасында бер Советлар Союзы герое, сугышта катнашучылар, фашист концлагерьлары тоткыннары һәм тыл хезмәтчәннәре бар иде. Президент аларның һәркайсының күкрәгенә медаль такты, бәйрәм белән тәбрикләп, чәчәк бәйләме бирде.
- Аннан соң бергәләп истәлеккә фотога төштек һәм безне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына алып киттеләр, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Николай Андреевич. - Монда безне генерал-майор, команда училищесы башлыгы бәйрәм белән котлады һәм театральләштерелгән тамаша башланды. Бер сүз белән әйткәндә, көн программасы бай эчтәлекле булды. Кич белән без арыган булсак та, шатлыклы хисләр кичереп өйгә кайттык. Шундый игътибар күрсәтүдән, үзеңне кирәкле һәм файдалы кеше итеп тоюдан бәхетле идек без. Шундый зур билгеләнешкә ия чарада катнашу мөмкинлеге биргәннәре өчен Президентка, Хөкүмәткә, район җитәкчеләренә рәхмәтем чиксез.
Фото http://prav.tatarstan.ru/file/photoreport/print_646149_905196.jpg.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев