Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Президент кабул итте

Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Президенты исеменнән оештырылган тантаналы чара үтте. Тантанага республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иң яхшы хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, агросәнәгать бизнесы һәм ТР министрлыклары һәм ведомстволарыннан вәкилләр килгән иде. Аксубай делегациясен район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендә УСХиП белгечләре, «Сөт иле Аксу», «Аксубай» АФ»...

Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Президенты исеменнән оештырылган тантаналы чара үтте.


Тантанага республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иң яхшы хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, агросәнәгать бизнесы һәм ТР министрлыклары һәм ведомстволарыннан вәкилләр килгән иде. Аксубай делегациясен район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендә УСХиП белгечләре, «Сөт иле Аксу», «Аксубай» АФ» һәм «Аксу Агро» агрофирмалары җитәкчеләре, шулай ук «Аксубай» АФ» ҖЧҖнең сыер савучысы Альбина Петрова, «Аксу Агро» комбайнчысы Фәнил Минвәлиев, фермер Владимир Гришаков тәкъдим иттеләр.

Бәйрәмдә агымдагы елның авыл хезмәтчәннәре өчен бик авыр башлануын әйттеләр. Әмма шуңа да карамастан, алар республиканы ашлык белән тулысынча тәэмин иттеләр. Республика җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, һава шартлары игенчеләргә кыенлыклар тудырса да, сыйфатлы агротехник чаралар һәм заманча технологияләр куллану нәтиҗәсендә, алар 3,6 миллион тонна бөртек һәм җитәрлек күләмдә яшелчә һәм бәрәңге җыеп алдылар. Шикәр чөгендере уңышы да әйбәт. Сөт һәм ит җитештерү күрсәткечләре узган елгы белән чагыштырганда 2-2,5 процентка арткан.

Болар барысы да авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Президент игенчеләр һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе ветераннарын бәйрәм белән котлады һәм аларга ихлас рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев