Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Президент аның хезмәтен бәяләде

Якташыбыз Борис Альдиванов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын алды. Тикшерү комитеты тикшерү Идарәсенең Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары, юстиция подполковнигы Борис Альдивановка (ул өч район территориясендә тикшерү эшләре алып бара: Аксубай, Чирмешән һәм Нурлат) "озак еллык фидакарь хезмәте һәм районда закончалыкны, хокук тәртибен ныгытуга, зур өлеш керткәне...

Якташыбыз Борис Альдиванов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын алды.


Тикшерү комитеты тикшерү Идарәсенең Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары, юстиция подполковнигы Борис Альдивановка (ул өч район территориясендә тикшерү эшләре алып бара: Аксубай, Чирмешән һәм Нурлат) "озак еллык фидакарь хезмәте һәм районда закончалыкны, хокук тәртибен ныгытуга, зур өлеш керткәне өчен" Рәхмәт хатын Рөстәм Миңнеханов ФФ СУ ТР буенча тикшерү Идарәсенең коллегиясендә тапшырды. Безнең районда ул әлеге эшне 33 ел буена алып бара. Утыз ел элек, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Борис Альдиванов район ведомстводан тыш сак бүлегендә милиционер булып эшли башлый. Аннан соң читтән торып Алабуга махсус милиция мәктәбен тәмамлый. Озак та үтми, аны милициянең участок уполномоченные итеп сайлыйлар. Борис Альдивановка иң зур участокны эшчеләр - бистәсен ышандырып тапшыралар. Ул дүрт ел дәверендә аны аркылыга-буйга иңли, уңышсызлар рәтенә кергән гражданнарның кайда яшәүләрен яхшы белә, профилактикалау эшен алып бара, җинаятьчеләрне эзли.


-Нәкъ менә участковый булып эшләгәндә мин зур тәҗрибә - кешеләр белән эшли белү тәҗрибәсен тупладым,-дип сөйли Борис Александрович. Башта тикшерүче, аннан соң Аксубай РОВДның тикшерү бүлеге начальнигы булып эшли башлагач та бу сыйфат кирәк була аңа. Тикшерүченең бүләкләре, грамоталары да бихисап.


2011 елда, эчке эшләр органнарында ике дистә ел лаеклы эшләп, милиция формасын прокурор формасына алмаштыра - прокуратура тикшерүчесе булып эшкә күчә. Монда ул эшләрне тикшерүдә яңа уңышларга ирешә, "ТР прокуратурасының иң яхшы тикшерүчесе" исеменә, Дипломнарга, Татарстан тикшерү Идарәсе җитәкчелегенең Рәхмәт хатларына лаек була. Узган елда гына да ул 25 эшне тикшереп судка җибәргән, алар арасында кеше үтерү, көчләү, кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерү, саксызлык аркасында кеше үтерү очраклары бар. Кырыс, җитди, принципиаль тикшерүче күп сөйләргә яратмый. Шулай да, җавап ишетергә өметләнеп, үземне кызыксындырган соравымны бирдем.


"Гаржданин һәм тикшерүче Альдивановлар үзара ничек көрәшәләр? Кеше буларак, сезгә дә кызгану хисе хас бит?"


-Яшермим, көрәшәләр. Эмоцияләрсез булмый, әлбәттә. Һәр эшне үзеңнең күңелең аша үткәрәсең, - дип сөйли Борис Александрович. -Кайбер җинаятьләр юләрлек аркасында кылынса, икенчеләре - исерек килеш. Бу кылган җинаять өчен җәзаны йомшартмый, билгеле. Үкенәләр, гамәлләрен танып үзләре киләләр, әмма тикшерүче һәркемнең язмышын закон кысаларында хәл итәргә, җинаятьчегә тиешле җәзасын бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев