Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Премьер-министр–Аксубайда

Аксубайда яңа күпфункцияле үзәк һәм ремонттан соң Балалар сәнгать мәктәбе ачылды. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Аксубай муниципаль районына эшлекле сәяхәт кылды. Республикадан килгән күпсанлы кунаклар белән бергә ул бүген районда барган үзгәрешләрнең шаһиты булды. Илдар Халиков район башлыгы Камил Гилманов озатуында Татарстан Республикасы күп функцияле дәүләт һәм муниципаль...

Аксубайда яңа күпфункцияле үзәк һәм ремонттан соң Балалар сәнгать мәктәбе ачылды.


Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Аксубай муниципаль районына эшлекле сәяхәт кылды.
Республикадан килгән күпсанлы кунаклар белән бергә ул бүген районда барган үзгәрешләрнең шаһиты булды. Илдар Халиков район башлыгы Камил Гилманов озатуында Татарстан Республикасы күп функцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр тәкъдим итү үзәгендә, 88 нче һөнәри лицейда, капиталь ремонттан соң ачылган балалар Сәнгать мәктәбендә булды, муниципаль район Советы утырышында катнашты.


Премьер-министр күп функцияле яңа үзәккә бәя бирде.


Күп функцияле үзәк түбәсе астында берьюлы биш оешма-Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең Аксубай бүлеге, ТР буенча «ФКП Росреестр» ФГБУ ның Аксубай районы филиалы, Аксубай муниципаль районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, техник инвентаризацияләү һәм кадастр инженеры Бюросы урнашкан.


Күпфункцияле үзәк базасында шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр, «бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр тәкъдим итүне оештыруга уполномоченныйны үз эченә алган яңа юридик бүлек оешачак. Күпфункцияле үзәк төзелеше 2012 елның августында федераль программа кысаларында башланды. Бина бистәнең үзәк урамнарының берсе булган Октябрь урамында калкып чыкты. Аны төзүгә тотылган 25 миллион сум акча гражданнарга хезмәт күрсәтүдә уңайлылыгы белән үзен тулысынча аклаячак. Иркен көтеп тору залында унике хезмәт күрсәтү тәрәзәсе бар, монда үзәктә урнашкан биш оешма белгечләре район гражданнарыннан кирәкле документларны кабул итүне гамәлгә ашырачак. Өстәвенә үзәк тәкъдим иткән хезмәтләр спектры киң күләмле-монда теләгән һәр кеше фатир сатып алу булсынмы яки паспорт алуга бәйле булсынмы теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итә ала. Кирәк булганда гражданин катнашыннан тыш, кирәкле документларны бер оешма икенчесеннән соратып ала.
Район башлыгы кунакларга үзәкне тәкъдим итеп, әлеге үзәкне төзү чынлап та халык өчен күптән кирәк иде, дип билгеләп үтте. Югарыда санап үтелгән оешмалар төрле адреслар буенча урнашкан булу сәбәпле, бу барыннан да элек, район гражданнарына уңайсызлык тудырды.
-Әлеге Үзәк төзелеше, кешеләрнең «бер тәрәзә» режимында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалану мөмкинлегенә ия булулары өчен, без Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә рәхмәтебезне белдерәбез,-дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.
Татарстан Премьер-министры район башлыгы һәм республикадан килгән күпсанлы кунаклар белән бергә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең ни дәрәҗәдә кешеләргә якын булуына инану үтте. Премьер-министрда шунда ук гражданнардан документларны кабул итү һәм әзер документларны тапшыру срогына бәйле сорау туды. Татарстан Республикасы буенча «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФГБУ директоры Ленара Мозафарова, бүген килешүләрне теркәү срогының биш көнгә кыскартылуын аңлатып үтте. Премьер-министр үзәк бинасында инфомат урнаштырырга киңәш итте-чөнки бүген барлык төр хезмәтләр дә түләүле.


-Сезнең электрон хезмәтләр буенча яхшы эшләвегезне, дәүләт хезмәтләре сайтында булган хезмәт төрләрен исәпкә алып, әлегә аларны электрон тәртиптә гамәлгә ашырырга буламы,-дип кызыксынды Премьер-министр Ленара Мозафаровадан. Хезмәтләргә килгәндә, аларның барысы да электрон тәртиптә гамәлгә ашырыла, дигән җавап ишетте.
Без әлеге үзәктә бер көн алдан булдык. Һәм ял көннәре алдыннан бирегә күченгән белгечләр район гражданнарын кабул итүне тормышка ашыралар иде. Белгечләр дә, бирегә килгән гражданнар да-үзәк район халкы өчен эшләячәк дигән бердәм фикердә иделәр һәм аны бәяләделәр. Премьер-министр бинаның кыска вакыт эчендә торгызылган һәм югары сыйфатлы итеп эшләнгән өчен район хезмәткәрләренә, подрядчыларга рәхмәтен җиткерде

88 нче һөнәр лицее Премьер-министр тукталган икенче объект булды.


Төп керү юлында кунакларны әзерлек линейкасына куелган техника, тракторлар гөрелтесе, тигез саф булып тезелеп баскан ПЛ укучылары каршы алды.


-Һөнәри лицей-ул безнең район өчен генә кадрлар әзерләп калмый,-дип билгеләп үтте Камил Гилманов.
Лицей фойесында һәм ашханәдә лицейда укытылган белгечлекләрнең тулы исемлеге белән танышу өчен күргәзмә урын алган. Эретеп ябыштыручылар, механизаторлар, пешекчеләр, сатучылар, ветеринарлар да үзләренең уңышларын бәян иттеләр.
Илдар Халиков лицей директоры Фәрхат Аюповтан училищеның бүгенге көндә күпме укучы белән тулылануы, лицейда белем бирелгән һөнәрләргә таләпнең ни дәрәҗәдә булуы, чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыруга бәйле хәлнең ничек торуы белән кызыксынды.


Бу сорауга директор "лицейда абитуриентлар белән проблема юк", дип белдерде. Бүгенге көндә лицейда 470 кеше белем ала. Аксубай һөнәри лицее бүген республиканың моңа охшаш учреждениеләре арасында алдынгы урынны алып тора. Лицейда күрше районнардан килеп тә белем алалар. Премьер-министр лицейдан зур тәэсирләр белән китте, аның эшеннән канәгать калды.

Ул шулай ук район башлыгы һәм күп санлы кунаклар белән Сәнгать мәктәбендә булды.


Татарстан Премерьер-министрының эшлекле сәяхәте мәдәни чаралар белән генә чикләнмәде. Мәдәният йортында муниципаль район Советының киңәйтелгән утырышы үтте.

Район башлыгы Камил Гилманов депутатлар алдында Аксубай муниципаль районының 2012 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында хисап тотты һәм 2013 елга бурычлар билгеләнде. Соңгылары турында сөйләп кенә калмадылар, алдынгыларны билгеләп тә үттеләр. Аксубай «Продовольственаая корпорациясе» ООО механизаторы Анатолий Герасимов, «Алтэкс» ООО генераль директоры Алмаз Заһидуллин, «Аксу-Агро»ООО бозау караучысы-Флюра Зарипова, «ВАМИН-Аксу» ОООның ремонт цехы мастеры Михаил Жарков Илдар Халиков кулыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Рәхмәт хаты алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев