Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пәрдә артында кемнәр бар?

Массакүләм чаралар, бәйрәмнәр вакытында без пәрдә артында кемнәр барын белмичә дә калабыз. Быелгы Мәдәният елында районда бәйрәмнәр оештыручылар, эш көне сәхнәдә башланган кешеләр турында сөйлисебез килә. Район Мәдәният йорты коллективында 16 кеше эшли. -Хезмәткәрләрнең һәркайсы, мәдәният өлкәсендә күпме эшләгәненә карамастан, үз эшенең остасы, безнең өлкәдә очраклы кешеләр эшли алмый, -...

Массакүләм чаралар, бәйрәмнәр вакытында без пәрдә артында кемнәр барын белмичә дә калабыз.


Быелгы Мәдәният елында районда бәйрәмнәр оештыручылар, эш көне сәхнәдә башланган кешеләр турында сөйлисебез килә. Район Мәдәният йорты коллективында 16 кеше эшли.


-Хезмәткәрләрнең һәркайсы, мәдәният өлкәсендә күпме эшләгәненә карамастан, үз эшенең остасы, безнең өлкәдә очраклы кешеләр эшли алмый, - дип сөйли Мәдәният бүлеге начальнигы Евгений Мартынов.


Беренче чиратта атказанган мәдәният хезмәткәре, кырык елга якын стажы булган рәссам-бизәүче, районда үткән барлык бәйрәмнәр, чараларның афишасын ясаучы Җәмил Гайфуллинны атап үтәсе килә. Төсле музыка һәм тавыш бирү җиһазларына мәдәният өлкәсендә озак еллардан бирле эшләүче Андрей Ондиков һәм Алик Большов җитәкчелек итәләр. Моңардан тыш, Андрей аранжировкалаучы да әле, "Тугызынчы вал" вокаль-инструменталь ансамбль җитәкчесе. Алик исә балаларны гитарада уйнарга өйрәтә. Икәү бергә алар, теләсә нинди бәйрәмне төсле музыкага күмеп, могжизалар тудыралар.


"Денс-тайм" ансамбле (җитәкчесе 25 елдан артык хезмәт стажы булган Венера Краснова) теләсә нинди чарада көтеп алына. Моңа өстәп, Венера хатын-кызларның хореография ансамблен һәм балалар ансамблен җитәкли, иллегә якын кешене биергә өйрәтә. 2013 елда "Денс-тайм" хореография студиясе "Йолдызлык-2013" фестивале, "Алло, сәләтлеләрне эзлибез" фестивале, "Синең юнәлешең" бию турниры лауреаты булды.


Театральләшкән әсәрләр, спектакльләр - халык театры режиссерлары Светлана Убейкина һәм Надежда Мишинаның хезмәт җимеше. Сүз уңаенда, район Мәдәният йорты каршында халык театры 20 елдан артык эшли инде. Светлана әлеге театрга нигез салучыларның берсе, ә Надежда монда ун елга якын эшли. Аларның иҗади потенциалы, сәхнә осталыгы район сәхнәләрендә генә сизелми. Үзешчән артистлар Бөгелмәдәге Баталов исемендәге театр сәхнәсендә чыгыш ясыйлар, алар әзерләгән спектакльләрне Казан шәһәре осталары үз итә. Егерме елга якын стажы булган үзешчән артист Татьяна Григорьева һәр бәйрәмнең бизәге булып тора. Вокал һәм баян буенча педагоглар Наилә Мартынова һәм Наилә Крайнованың стажлары зур түгел, әмма алар үз укучыларын сәхнәгә алып чыгып һәм районда, республикада, Россиядә призлы урыннар алып, зур тәҗрибә туплаган белгечләр.


"Аксубай егетләре" гармунчылар дуэты Йосыф Рафиков һәм Әлфит Нурхамәтов (җитәкчеләре Наилә Крайнова) бик тә яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Алар "Көзге җиләк" республика бәйгесенең 3 нче дәрәҗә, "Тормыш төсләре" халыкара бәйгесенең 2 нче дәрәҗә, "Нурлы Казан" халыкара конкурсның икенче дәрәҗә лауреаты булдылар.


Бер ел эшләү дәверендә Наилә Мартынованың укучылары да уңышларга ирешәләр. Анастасия Кривохижа "Кама мозаикасы" Республика бәйгесенең 1 нче дәрәҗә лауреаты булды, "Дөньяның бәллүр йөрәге" балалар һәм яшүсмерләр халыкара бәйгесендә - өченче, "Нурлы Казан" халыкара бәйгесендә үзләренең яшь категорияләрендә Виктория Васильева һәм Кристина Смоленкова беренче дәрәҗә диплом ияләре булдылар. Әле күптән түгел генә Кристина "Мәскәү йолдызлыгы" фестиваленең Гран-премиясен яулады.
Мәдәният йортында методик эш тә тиешле дәрәҗәгә куелган. Бу эшне, чаралар планын эшләп, авыл мәдәният йортларына ярдәм итеп, Ирина Салахова җитәкли.


Ә инде сәхнәдә чыгыш ясаган һәркем өчен киемнәрне Людмила Докторова һәм Галина Мясникова тегәләр. Районның барлык мәдәният хезмәткәрләре өчен тегелгән киемнәрне Людмила Нестеркина саклап, җыеп тора. Күптән түгел генә коллективка яшь белгеч - Андрей Бикмуллин килеп кушылды, озакламый ул Мәдәният йортын бизәүгә керешәчәк. Ә инде район Мәдәният йортында кадрлар эшен Ирина Макарова алып бара, бөтен нәрсәгә директор Наталья Егорова җитәкчелек итә диясе генә кала.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев