Полиция Кыш бабае Аксубайның 16 гаиләсендә булды
Ел саен Яңа ел алдыннан полиция Кыш бабае уңышсыз һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә була. Әлеге акция Россия МВДның барлык бүлекләрендә дә үтә. Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегендә әлеге традиция күп еллар элек гадәткә керде. Быел полицейскилар, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән бергә, ПДНда профилактик исәптә торучы балалар...
Ел саен Яңа ел алдыннан полиция Кыш бабае уңышсыз һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә була. Әлеге акция Россия МВДның барлык бүлекләрендә дә үтә.
Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегендә әлеге традиция күп еллар элек гадәткә керде. Быел полицейскилар, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән бергә, ПДНда профилактик исәптә торучы балалар тәрбияләнгән гаиләләр өчен чыршы бәйрәме уздырдылар. Полиция Кыш бабае 16 уңышсыз гаиләдә булды. Ә аның капчыгында татлы бүләкләр генә түгел, шулай ук китаплар, киемнәр дә бар иде. Аларны әлеге гаиләләрдә тәрбияләнгән 33 бала өчен бүлек хезмәткәрләре үзләре җыйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев