Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Полицейскийлар елга йомгак ясадылар

Аксубай полицейскийлары 2015 ел нәтиҗәләре буенча оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Үзенең чыгышында Илнар Камалиев, ел нәтиҗәләре буенча, Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге Татарстанда 3 нче категорияле 21 бүлек арасында 14 нче урын алып тора, дип билгеләп үтте. Ул эш нәтиҗәлелеген киметүгә юл куйган бүлекнең күпчелек бүлекчәләре эшен тәнкыйтьләде. Бу...

Аксубай полицейскийлары 2015 ел нәтиҗәләре буенча оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар.


Үзенең чыгышында Илнар Камалиев, ел нәтиҗәләре буенча, Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге Татарстанда 3 нче категорияле 21 бүлек арасында 14 нче урын алып тора, дип билгеләп үтте. Ул эш нәтиҗәлелеген киметүгә юл куйган бүлекнең күпчелек бүлекчәләре эшен тәнкыйтьләде. Бу милеккә каршы җинаятьләрнең аз ачылуы, юл хәрәкәте иминлеге буенча нәтиҗәлелек булмау, икътисад һ.б. юнәлештәге җинаятьләргә кагыла.

-Барлык җинаятьләрне ачу күләме алты проценттан күбрәккә артты, әмма 97 урлау очрагының - яртысы, 29 алдау очрагының бары тик 20 се генә ачылуын әйтеп үтми мөмкин түгел, - дип шәрехләде баш полицейский.

Районда исерек килеш кылган җинаятьләр арта бара - мондый гамәлләрнең һәр икенчесе исерек адәмнәр тарафыннан кылына, наркотиклаштыру темплары да арта - бер ел дәвамында үсемлектән җитештерелгән 636 грамм наркотик матдә табып алынган.

Илнар Камалиев кул астында эшләүчеләрдән саклану җинаятьләренә аеруча зур игътибар бирүне таләп итте - узган елда уртача авырлыктагы җинаятьләр саны арткан. Ул экстремизм һәм террорчылыкка (экстремистлык юнәлешендәге әдәбият укучы һәм сайтларга керүче затларга карата сак булу, мигрантлар белән кисәтү эше алып бару), алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш (узган елда ике - җинаять, 36 административ эш кузгатылган, составында спирт булган 1308 литр продукция йолып алынган) бүлек эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып кала, дип билгеләп үтте.

Үзенең һәм аңа буйсынган хезмәткәрләрнең җаваплылыгына басым һәм саннар, фактларга анализ ясап, бүлек җитәкчесе, ОВДның кайбер бүлекчәләренең эш юнәлешләре буенча түбән нәтиҗәлелеккә китергән сәбәпләрне атады һәм бүлекчә җитәкчеләренең хисап тотуын сорады. Кимчелекләрне бетерү буенча полиция җитәкчесенең җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча урынбасары Сергей Черников, бүлек җитәкчесе урынбасары Риват Сруров, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалтдинов үз фикерләрен белдерделәр.

Киңәшмәдә катнашучы район прокуроры Эдуард Хираҗев һәм Аксубай районы суды рәисе Альбина Никитина җинаять эшләрен тикшерү сыйфаты турында сөйләделәр. Район прокуроры билгеләп үткәнчә, полициянең участок вәкилләре хезмәте белән эшне көчәйтергә, оперативникларның оператив хәбәрдарлыгы эшен көйләргә, икътисад юнәлешендәге җинаятьләргә каршы көрәшне кискенләштерергә кирәк.

Россия СК СУның ТР буенча Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчесе юстиция майоры Руслан Минәхмәтов полиция һәм тикшерү комитеты эшендә үзара ярдәмләшү буенча үз тәкъдимнәрен белдерде.

Киңәшмәдә ирекле халык дружинасы әгъзалары санын йөздән йөз иллегә кадәр арттыру, авыл җирлеге башлыклары белән эшне көчәйтү турындагы мәсьәләләр күтәрелде, шулай ук патруль эшчәнлеген активлаштырырга, агрофирма, шәхси предприятиеләр җитәкчеләренә милекне саклау буенча эшне көчәйтү турындагы кисәтү инициативасы белән чыгарга тәкъдим ителде, чөнки кайбер җинаятьләр объектлар һәм территорияләрдә бик еш кылына.

-Һичшиксез, криминоген хәл буенча безнең район тыныч, имин һәм тотрыклы санала, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов. - Бу исә эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һәм сезнең белән тыгыз бәйләнештә торган ведомстволар казанышы. Әлеге максатчан эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк. Район башлыгы бүлекнең кайбер бүлекчәләре эшенә кагылышлы кисәтүләрен белдерде, полиция хезмәткәрләре өчен канунны үтәү, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау иң мөһим эш булып тора, дип шәрехләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев