Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Почтальоннарны хөрмәтләделәр

Район газетасы редакциясе коллективы почта хезмәткәрләре белән очрашты. Район газетасы мөхәррире Айдар Моратшин җитәкчелегендә журналистлар традицион рәвештә почтальоннар белән район газетасына язылу кампаниясе йомгаклары буенча очрашалар. Районда иң күп тираж район газетасыныкы - дүрт мең данәдән артык. Аны авыл почтальоннары тарата. Шуның өчен язылу кампаниясе башлангач, газета редакциясе иң яхшы...

Район газетасы редакциясе коллективы почта хезмәткәрләре белән очрашты.

Район газетасы мөхәррире Айдар Моратшин җитәкчелегендә журналистлар традицион рәвештә почтальоннар белән район газетасына язылу кампаниясе йомгаклары буенча очрашалар. Районда иң күп тираж район газетасыныкы - дүрт мең данәдән артык. Аны авыл почтальоннары тарата. Шуның өчен язылу кампаниясе башлангач, газета редакциясе иң яхшы почтальонга бәйге игълан итә. Күптән түгел 2015 нче елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясенә йомгак ясадылар.
Аксубай почта бүлеге җитәкчесе Рәмзия Сөнгатуллина иң яхшы почтальоннарның исемен атаганчы, эре авыл җирлекләрендә газеталарга язылучыларның күбрәк булуын билгеләп үтте, әмма йомгак ясаганда язылучыларның процент исәбе участоктагы йортлар саныннан чыгып исәпләнде, дип билгеләп үтте.
Беренче урынны Кәкре Күл авылы почтальоны Светлана Непомнящая алды, икенче урынга Иске Кармәт авылыннан Лилия Михайлова лаек булды, өченче урын Савгач авылы почта бүлегенә бирелде. Почтальоннар редакция коллективыннан лаеклы бүләкләр алдылар.
- Сезгә әлеге хезмәтегез өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Теләсә нинди һава торышында да укучыбызга газетаны вакытында тапшырасыз, - дип изге теләкләрен җиткерде почтальоннарга мөхәррир. - Авылдан авылга йөреп газета өләшкән һәм Аксубайда иң зур участоклары булган почтальоннарга аеруча рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев