Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пенсияләр һәм хатлар тоткарланмаячак

Яңа ел бәйрәмнәрендә клиентларга хезмәт күрсәтү өчен федераль почта операторы почта элемтәсе бүлекләренең 2014 елның 31 декабреннән 2015 елның 12 гыйнваренә кадәр махсус эш режимын билгеләде. 31 декабрьдә һәм 2015 елның 6 гыйнваренда почта элемтәсе бүлекләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. 2015 елның 1, 2, 7 гыйнвар көннәрендә барлык почта...

Яңа ел бәйрәмнәрендә клиентларга хезмәт күрсәтү өчен федераль почта операторы почта элемтәсе бүлекләренең 2014 елның 31 декабреннән 2015 елның 12 гыйнваренә кадәр махсус эш режимын билгеләде.

31 декабрьдә һәм 2015 елның 6 гыйнваренда почта элемтәсе бүлекләренең эш көне бер сәгатькә кыскара.
2015 елның 1, 2, 7 гыйнвар көннәрендә барлык почта бүлекләре дә ял итәчәк.
2015 елның 3, 4, 5, 8, 9, 10, 11 гыйнвар көннәрендә почта бүлекләре гадәти эш режимында эшләячәк.
Пенсияләр һәм пособиеләрне өләшү ял һәм бәйрәм көннәрендә РФ Пенсия фондының төбәк бүлекләре белән килешенеп, гамәлгә ашырыла. 2015 елның 1, 2, 7 гыйнвар көннәрендә даими басмаларны өләшү, почта тартмаларыннан язмача корреспонденцияләрне алу гамәлгә ашырылмый.
Фото http://www.nv-online.info/by/230/society/39307/Акция-«Письмо-Деду-Морозу».htm?tpl=127

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев