Пенсионерларны сәхнәгә чакырабыз
Республикада ветераннар арасында "Балкыш" ("Сияние") үзешчән башкаручылар конкурсы старт алды. Конкурсның сайлап алу туры район этабы 15 августка кадәр авыл җирлекләрендә үтәчәк. Оештыручылар конкурста катнашу өчен пенсия яшенә җиткән үзешчән башкаручыларны чакыралар. Бәйгенең максаты-талантлы башкаручыларны, иң яхшы вокал, вокал-инструменталь ансамбльләрне, хор коллективларын, талантлы фольклорчылар, шигырь сөйләүчеләр, хореографларны ачыклау. Район Мәдәният...
Республикада ветераннар арасында "Балкыш" ("Сияние") үзешчән башкаручылар конкурсы старт алды. Конкурсның сайлап алу туры район этабы 15 августка кадәр авыл җирлекләрендә үтәчәк.
Оештыручылар конкурста катнашу өчен пенсия яшенә җиткән үзешчән башкаручыларны чакыралар. Бәйгенең максаты-талантлы башкаручыларны, иң яхшы вокал, вокал-инструменталь ансамбльләрне, хор коллективларын, талантлы фольклорчылар, шигырь сөйләүчеләр, хореографларны ачыклау. Район Мәдәният бүлеге сайлап алу турын 25 июльдә Иске Ильдеряк авыл җирлегендә-Чуаш Енорускиносы авылында үткәрергә планлаштыра.
Конкурста катнашу турындагы положение белән тулырак итеп 2-72-47, 2-84-50 телефоннары буенча район Мәдәният йортына чылтыратып белешергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев