Пенсионерларны чакыралар
Пенсионерлар союзы компьютерда эшләргә өйрәтү курслары оештыра. Ике төркем оештырып, мәктәпләр базасында укыту планлаштырыла. Шулай ук, «Сәламәт тормыш рәвеше» төркемен оештыру һәм табиблар белән очрашып, поликлиника каршында лекцияләр тыңлау күздә тотыла. Социаль тернәкләндерү үзәгендә «Психология һәм педагогика» төркеме оештырылачак. Вакытларын файдалы үткәрергә теләүчеләр 2-72-81, 2-71-33 телефоннарына шалтыратып, Пенсия фонды идарәсенә...
Пенсионерлар союзы компьютерда эшләргә өйрәтү курслары оештыра.
Ике төркем оештырып, мәктәпләр базасында укыту планлаштырыла. Шулай ук, «Сәламәт тормыш рәвеше» төркемен оештыру һәм табиблар белән очрашып, поликлиника каршында лекцияләр тыңлау күздә тотыла. Социаль тернәкләндерү үзәгендә «Психология һәм педагогика» төркеме оештырылачак.
Вакытларын файдалы үткәрергә теләүчеләр 2-72-81, 2-71-33 телефоннарына шалтыратып, Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев