Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пенсионерлар үз Союзларын булдырдылар

Район пенсионерлары "Актив пенсионерлар союзы"н оештырдылар. Өч ел элек, сәламәт тормыш рәвеше алып баручы пенсионерлар берләшеп, "Юность" спорт комплексында шөгыльләнә башлыйлар. Аларның бердәмлеге үсә һәм ныгый бара. Быел алар "Актив пенсионерлар союзы"н оештырырга булганнар, хәтта форма, кирәкле логотиплар да әзерләгәннәр. -Бүгенгесе көндә Союз кырыкка якын кешене берләштерә һәм аның сафы...

Район пенсионерлары "Актив пенсионерлар союзы"н оештырдылар.


Өч ел элек, сәламәт тормыш рәвеше алып баручы пенсионерлар берләшеп, "Юность" спорт комплексында шөгыльләнә башлыйлар. Аларның бердәмлеге үсә һәм ныгый бара. Быел алар "Актив пенсионерлар союзы"н оештырырга булганнар, хәтта форма, кирәкле логотиплар да әзерләгәннәр.

-Бүгенгесе көндә Союз кырыкка якын кешене берләштерә һәм аның сафы көннән-көн арта бара, чөнки тәҗрибәле тренер-педагог, Татарстанның атказанган укытучысы Лидия Горбунова гимнастика залында алып барган дәресләр нәтиҗәле, сәламәтлек өчен файдалы, дустанә мохиттә үтә. - дип сөйли активистка, Татарстанның атказанган укытучысы Валентина Селезнева.

Пенсионерлар физик әзерлек белән генә чикләнмиләр, "союзчылар" (алар үзләрен шулай атыйлар) бәйрәмнәр, истәлекле урыннар буйлап экскурсияләр оештыралар, йөзү бассейнына йөриләр (үзебездә бассейн булмаганда, күрше районнарга чыгып йөрделәр), чаңгыда шуалар, район күләмендәге чараларда катнашалар, ГТО нормаларын тапшыруны оештыралар, мавыктыргыч чаралар һәм бәйрәмнәр үткәрәләр. Актив пенсионерлар сафына хәтта Иске Ильдеряк, МЮД поселогы пенсионерлары да кушылды.
Союз үткәргән һәр чара бик тә кызыклы үтә, аеруча аларда "яшь" пенсионерлар катнашса. Мисал итеп Өлкәннәр көнен генә алыйк. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге директоры Станислав Зайцев, спорткомплекс җитәкчесе Радик Мостафин инициативасы буенча 55 яше тулган кешеләр өчен спорт чаралары оештырылды.

Хәтта Союзның гимны да яңгырады (сүз уңаенда, аны, девиз кебек үк, пенсионерлар үзләре иҗат иткән), нотыклар сөйләнде, ә аннан соң дартс, өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрелде. Монда үзләренең җиңүчеләре дә билгеле булды. Өстәл теннисы һә м дартс буенча алтынга Александр Перепелкин лаек булды, Анатолий Калмыков исә, ярышларның ике төрендә көмеш медаль иясе булды, бронза хуҗалары - ирле-хатынлы Горбуновлар.

Хатын-кызлар арасында дартс буенча алтын медаль - Анна Батмановага, көмеш медаль Нурзилә Гыйззәтуллинага тапшырылды, бронзага МЮДтан ун бала анасы Валентина Наумова лаек булды.
"Спорт", "Олимп", "Очкын" дип аталган күңелле стартлар аеруча да җитез үтте. Бәйрәм соңында чәй өстәле әзерләнде.
Союз оештырган чаралар арасында көзге уңышка багышланган бәйрәм дә бар иде. Гомумфизик занятиеләрдән соң, барысы да VIP залга җыелды. Чараны алып баручылар Нина Мастрикова һәм Маргарита Золина программага уңыш турындагы җырларны, көз турында сынамышларны, мәкальләрне керткәннәр. Соңыннан камыр ризыклары һәм тәм-томнардан гына түгел, ә инде көз "бүләге"ннән дә сыгылып торган табын әзерләнде.

-Һәр яшь тә үзенчә матур. Без пенсионерларны өйләрендә бикләнеп ятмыйча, безгә кушылырга чакырабыз. Спорт белән шөгыльләнү гомерне озайта, көч һәм дәрт бирә. Диваннан торыгыз, телевизорны сүндерегез һәм өй мәшәкатьләрен онытыгыз. Актив пенсионерлар сафына рәхим итегез, - дип өнди Валентина Селезнева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев