Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Педагоглар да, укучылар да

Аксубай балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары тагын ике югары дәрәҗәле бәйгедә үзләрен күрсәттеләр. Өч укытучы - Елена Токарева, Татьяна Кузьмичева һәм Евгения Безруковадан торган «FORTE» триосы «Azt Kindez HOUSE» балалар һәм яшьләр иҗатының I Ачык халык интернет-конкурсы бәйгесе лауреаты булды. Педагогларга һәм укучыларга «Беренче карлыгачлар» иҗат коллективы һәм башкаручылар...

Аксубай балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары тагын ике югары дәрәҗәле бәйгедә үзләрен күрсәттеләр.

Өч укытучы - Елена Токарева, Татьяна Кузьмичева һәм Евгения Безруковадан торган «FORTE» триосы «Azt Kindez HOUSE» балалар һәм яшьләр иҗатының I Ачык халык интернет-конкурсы бәйгесе лауреаты булды.

Педагогларга һәм укучыларга «Беренче карлыгачлар» иҗат коллективы һәм башкаручылар арасындагы IV халыкара бәйгедә катнашу да уңыш китерде.

Евгения Безрукованың укучысы Екатерина Гуслякова (блокфлейта) концертмейстер Елена Токарева катнашында I дәрәҗә лауреат булды. Ә укытучы Елена Токарева үзе аккордеонда уйнап жюрины таң калдырды һәм II дәрәҗә лауреат исемен алды, «FORTE» триосы III дәрәҗә лауреат булды. Яна Золина (аккордеон) II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, «Сюрприз» ансамбле (Кирилл Прохоров белән Максим Филлипов, Яна Золина) II дәрәҗә Диплом белән билгеләп үтелде, ә Энҗе Моратшина (фортепияно) III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев