Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пасха белән!

Районның мөхтәрәм православие динен тотучылар! -Озакка сузылган уразадан соң, Изге Пасха бәйрәме килеп җитте, ә ул христианнарның изгелеккә, игелеккә чакыручы төп бәйрәмнәренең берсе,-дип әйтелә Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлавында. -Якыннарны яратырга, кешеләрне кичерергә, изге гамәлләр генә кылырга өйрәтүче Христос яңадан туган. Православие чиркәве бүген дә, террорчылыктан алып милләтара...

Районның мөхтәрәм православие динен тотучылар!


-Озакка сузылган уразадан соң, Изге Пасха бәйрәме килеп җитте, ә ул христианнарның изгелеккә, игелеккә чакыручы төп бәйрәмнәренең берсе,-дип әйтелә Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлавында. -Якыннарны яратырга, кешеләрне кичерергә, изге гамәлләр генә кылырга өйрәтүче Христос яңадан туган.


Православие чиркәве бүген дә, террорчылыктан алып милләтара сугыш чыгуга кадәрле гаять зур проблемаларны хәл итүдә актив катнаша. Ул ил белән горурлык һәм үч, тәкәбберлек һәм дошманлык түгел, ә үзара килешү, гаделлек һәм мәхәббәт хакимлек итү яклы.


Әлеге Христосның яңадан тууын билгеләп үткән изге көндә һәркем үзенең билгеләнеше һәм кайчакта без гомер буена эзләгән һәм көткән бәхетнең хаклыгы турында тагын бер кат уйланырга тиеш. Бу көн өйләрегезгә тынычлык һәм иминлек алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев