Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Парта артында – укытучылар

База мәктәпләренең татар һәм рус теле, тарих, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика, химия, география, биология һәм чит тел укытучылары диагностик тест үттеләр. Тест үткәрү нәтиҗәләре барыннан да элек мәгариф идарәсе органнарына, методик хезмәтләргә һәм мәктәп директорларына кирәк, дип саныйлар республиканың мәгариф министрлыгында. База мәктәпләре педагогик кадрларының белемлелеге турындагы мәгълүматлары квалификацияне...

База мәктәпләренең татар һәм рус теле, тарих, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика, химия, география, биология һәм чит тел укытучылары диагностик тест үттеләр.


Тест үткәрү нәтиҗәләре барыннан да элек мәгариф идарәсе органнарына, методик хезмәтләргә һәм мәктәп директорларына кирәк, дип саныйлар республиканың мәгариф министрлыгында. База мәктәпләре педагогик кадрларының белемлелеге турындагы мәгълүматлары квалификацияне күтәрү, укытучыларны һөнәри яктан кабат әзерләү эшен алга таба тагын да мәгънәлерәк оештыру мөмкинлеге бирә.
"Быел база мәктәпләренең барлык укытучылары үз фәннәре буенча БДИ тапшырачак, - диде журналистларга республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы. - Кайбер районнарда без моны үткәрдек инде һәм безнең билгеле бер дәрәҗәдә тәҗрибәбез дә бар. Әгәр укытучы үзе БДИ буенча 40-50 балл туплый алмый икән, ул аңа укучыны ничек әзерли алсын инде?"
Имтиханнар 5 ноябрьгә билгеләнгән иде. Тестлаштыруда Аксубай районының 17 мәктәбеннән 212 укытучы катнашты.
Муниципалитетларда белем бирү системасы җитәкчеләренең һөнәри белемлелеге турында ачыграк мәгълүматлар алу максатларында, мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре һәм шулай ук база мәктәпләре директорлары арасында да кадрлар аудиты уздырылды. Җитәкчеләрнең һөнәри белемлелегенә бәя бирү нәтиҗәләре буенча аларның квалификациясен күтәрүгә бәйле махсус белем бирү программалары эшләнде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев