Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Остаз фронтовиклар

Россия полициясе көнен бәйрәм итү алдыннан МВД ветераны Ирек Салахов үзенең остазлары турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Беловкадан Елизар Селиванов сугыштан туган авылына Җиңү белән кайта. Фронтка ул 1943 елның гыйнваренда алына, Карелия, Икенче Украина фронтларында сугыша. Снайпер, десантчы була. "Хәрби казанышлар өчен", "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен"...

Россия полициясе көнен бәйрәм итү алдыннан МВД ветераны Ирек Салахов үзенең остазлары турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Беловкадан Елизар Селиванов сугыштан туган авылына Җиңү белән кайта. Фронтка ул 1943 елның гыйнваренда алына, Карелия, Икенче Украина фронтларында сугыша. Снайпер, десантчы була. "Хәрби казанышлар өчен", "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң ул милиция бүлегенә эшкә урнаша. Елизар Дмитриевич 25 ел ТАССР МВДның Аксубай РОВДсында ОБХХС бүлегендә оператив инспектор булып эшли.
Николай Баширов 1942 елның сентябрендә фронтка алына. Беренче Удар армиядә, 13 нче һава-десант дивизиясендә сугыша. III дәрәҗә Дан ордены һәм "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән. Сугыштан кайткач, милиция бүлегенә эшкә урнаша һәм 20 елдан артык җинаять-эзләү бүлегенең оператив инспкеторы булып эшли.
-Елизар Дмитриевич һәм Николай Денисович авыр сугыш еллары үткән һәм җинаятьчелеккә каршы көрәштә зур батырлыклар күрсәткән кешеләр. Алар батыр, кыю булулары белән аерылып торалар, - дип искә ала Ирек Әхмәт улы. - Алар беркайчан да буш сүз сөйләмәделәр. Без алардан милиция хезмәте нечкәлекләренә өйрәндек. Безгә алар: "Барыннан да элек кеше, аннан соң гына таләпчән һәм гадел милиционер булырга кирәк", дип әйтә иделәр.
Бу ветераннар милиционерларның тулы бер буыны өчен үзләреннән соң якты эз калдырдылар, алар "Фидакарь хезмәт өчен" медальләре белән бүләкләнгәннәр.
Фото https://www.google.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев