Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Оста музыкантлар

Аксубай музыкантлары Әлмәттән лауреат исеме алып кайттылар. Анда халык уен коралларында уйнаучыларның "Җырчы сандугач иле" ХVIII нче Балалар төбәк фестивале узды. Традицион бәйге "Рухият" ("Татнефть") мәдәни фонды булышлыгы белән уза, ә жюрида - Татарстанда танылган Казан консерваториясе, Әлмәт һәм Түбән Кама музыка көллияте остазлары. Фестивальгә Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама, Лениногорск,...

Аксубай музыкантлары Әлмәттән лауреат исеме алып кайттылар.

Анда халык уен коралларында уйнаучыларның "Җырчы сандугач иле" ХVIII нче Балалар төбәк фестивале узды. Традицион бәйге "Рухият" ("Татнефть") мәдәни фонды булышлыгы белән уза, ә жюрида - Татарстанда танылган Казан консерваториясе, Әлмәт һәм Түбән Кама музыка көллияте остазлары.
Фестивальгә Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт, Азнакай, Актүбә, Җәлил, Чирмешән, Нурлаттан балалар җыелды. Бәйгедә безнең бистәне район Мәдәният йорты баянчылары Йосыф Рафиков һәм Альфид Нурхамәтов тәкъдим итте, алар ике номинациядә чыгыш ясадылар. "Соло" категориясендә Йосыф Рафиков III дәрәҗәдәге лауреат булды. "Ансамбль" категориясендә аксубайлылар яратып өлгергән "Аксубай егетләре" дә шулай ук III дәрәҗә лауреат исеме алды. Яшь музыкатларның ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, яңа үрләр яулауларын көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев