Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Офицерлар Союзы оешты

Аксубайда тагын бер иҗтимагый оешма - «Офицерлар Союзы» оешты. Союзны МВД ветераны Николай Прончатов җитәкләде. Оешманы оештыру зарурлыгы хакында район офицерларының оештыру җыелышында сөйләделәр. -Офицерларны берләштерүче бихисап иҗтимагый оешмалар бар, - дип мөрәҗәгать итте залда җыелучыларга район башлыгы Камил Гилманов. -Һәр офицерның проблемасын белеп тору, бәйрәмнәрдә генә очрашып калмыйча, бергәләп...

Аксубайда тагын бер иҗтимагый оешма - «Офицерлар Союзы» оешты. Союзны МВД ветераны Николай Прончатов җитәкләде.



Оешманы оештыру зарурлыгы хакында район офицерларының оештыру җыелышында сөйләделәр.


-Офицерларны берләштерүче бихисап иҗтимагый оешмалар бар, - дип мөрәҗәгать итте залда җыелучыларга район башлыгы Камил Гилманов. -Һәр офицерның проблемасын белеп тору, бәйрәмнәрдә генә очрашып калмыйча, бергәләп җыелу, кирәк булганда бер-береңә ярдәм итү өчен, Союз гаскәрләрнең барлык төр офицерларын берләштерергә тиеш. Әлеге оешма яшь буынны патриотлык рухында тәрбияләү үзәгенә дә әверелер дип ышанып калам.


Оешманы оештыру мәсьәләсендә отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов та үз фикерен әйтте һәм, армия офицерлары яшьләр белән ешрак очрашырга тиеш, дип ассызыклады. Ул офицерлар Союзы базасында яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү Үзәген оештыруны тәкъдим итте.
Җыелышта совет сайланды, ә аның рәисе итеп Николай Прончатов билгеләнде. Союз составына отставкадагы офицерлар керде: район советы һәм башкарма комитеты, МВД вәкилләре һәм яшьләр. Оешманың устав проекты да тыңланды.


Офицерлар Союзы рәисе билгеләп үткәнчә, оешма паспорт-виза хезмәте бинасының икенче ягында урнашачак һәм ике кабинет билиячәк. Оешма юридик яктан гамәлгә керүгә үк, попечительләр советы да оштырылачак. Яшьләрне Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүгә әхлакый-яраклашкан гына түгел, ә инде физик яктан да сәламәт итеп тәрбияләү өчен спорт мәйданчыгы төзү турында карар кылдылар офицерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев