Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Нәтиҗәләр яхшы

«ВАМИН-Аксу» агрофирмасының «Прогресс» бүлеге терлекчеләре артта калучы хуҗалыклар исәбеннән уңышлылар рәтенә чыкты. Моны «ВАМИН-Аксу» баш предприятиесе элеккеге колхозның ташландык фермаларын сафка бастыру юлы белән отты. Ә эшче куллар биредә җитәрлек. Шуңа бу бүлекчәгә сарыф ителгән средстволар үзләрен аклый башладылар инде. Бүген фермада 500 баш мөгезле эре терлек санала. Аларның 170...

«ВАМИН-Аксу» агрофирмасының «Прогресс» бүлеге терлекчеләре артта калучы хуҗалыклар исәбеннән уңышлылар рәтенә чыкты.


Моны «ВАМИН-Аксу» баш предприятиесе элеккеге колхозның ташландык фермаларын сафка бастыру юлы белән отты. Ә эшче куллар биредә җитәрлек. Шуңа бу бүлекчәгә сарыф ителгән средстволар үзләрен аклый башладылар инде.

Бүген фермада 500 баш мөгезле эре терлек санала. Аларның 170 е савым сыерлары. Бер баш шартлы терлеккә еллык сөт җитештерү 3200 литр тәшкил итә, бу үткән елдан 800 литрга күбрәк. Коллективның тырыш эшчеләре үткән корылык елында да җитештерү темпын киметмичә, баш санын арттыруга ирештеләр. Бу-сыер савучылар Наталья Ягудина, Альбина Имаметдинова, Валентина Самаренкина һәм терлекчеләр Герасим Ягудин, Вячеслав Николаенков, Вячеслав һәм Сергей Горордничевлар, Сергей Федотовның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Шулай ук терлекчелек продукциясен арттыруда төп көтүлеккә нәселле башмак таналарны кертү дә үз ролен уйнады. Шулай итеп, үзләре өчен 25 башмак тана хәзерләсәләр, 70 баштан артыгын башка ике бүлеккә күчерделәр.
Киләсе ел өчен тагын 55 баш башмак тана әзерлиләр, аларын Григорий Марфин карый. Бер ел эчендә «Прогресс»та 100 баш яшь бозау алынды. Ирле-хатынлы бозау караучылар Анатолий һәм Мария Енауркиннар үз кул астындагы бозаулардан тәүлегенә 600-650 грамм артым алуга ирештеләр.
«Прогресс» бүлекчәсенең башкарма директоры Фәрит Гатин сүзләренчә, хуҗалыкта эшчән халык хезмәт куя. Биредә эшләүчеләр хуҗалык алга китсен өчен көчләрен дә, вакытларын да җәлләмиләр. Шуңа да алдагы елларны да кертеп, кышлык запасны җитәрлек әзерләделәр. Алар көче белән 2800 тонна сенаж, 4000 тонна силос һәм 300 тонна печән әзерләнде. Фермер хуҗалыгы тирәсендә куелган салам эскертләре дә күңелне сөендерә,шулай ук яфрак азык һәм яшел печән дә җитәрлек күләмдә.
Җәен ХМС, сыер фермасының түбәсе дә ремонтланды. Моннан тыш, техниканы язгы чәчүгә хәзерләү эше дә бүгеннән үк башланган инде.
Инженер Владимир Жуков җитәкчелегендәге ремонт бригадасы тырмаларны ремонтлап бетереп, культиваторларны һәм буш торучы тракторларны ремонтлауга керешкәннәр. Баш агроном Михаил Ераславкин әйтүенчә, бу эштә Валерий Елистратов, Валентин Мадюков, Аркадий Давыдов һәм эретеп ябыштыручы Сергей Проглядо мактауга лаек. Ремонт эшләренә яхшы шартлар тудыру да эшчеләр өчен стимул булып тора-биналар җылытылган ,запас частьләр үзәкләштереп кайтартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев