"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Нәүрүзне бәйрәм итте.
Әлеге бәйрәм район үзәк китапханәсендә бер генә ел билгеләп үтелми. Быел да татар хатын-кызларын берләштергән "түгәрәк өстәл" язгы көн белән төн тигезлегенә багышланды. Бу көнне барысы да халык йолалары буенча узды. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә пәйда булды хәтта.
Әдилә Абдушеваның...

Әдилә Абдушеваның шигырь укуы, чараны алып баручы Фәймә Гатина үткәргән Нәүрүз темасына багышланган сканворд-викторина бирегә җыелучыларны әлеге тантананың барлык мизгелләрен искә төшерергә мәҗбүр итте. Очрашуда катнашучылар "түгәрәк өстәл" артында чәй эчеп, татар хатын-кызларының алга таба эшчәнлегенә кагылышлы планнар кордылар, кызыклы фикерләре белән уртаклаштылар.
- Нәүрүз - язның килүен, җир-ананың җанлануын, мул уңышка исәп тоткан игенчелек эшләренең башлануын символлаштыра, - дип сөйли районның туган якны өйрәнү музее директоры, татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлфия Нурхамәтова.
Нет комментариев