Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Нәниләр яңа түбә астында

Узган җомга көнне Иске Үзи авылында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды. Авыл тормышында бу зур вакыйга. Әлеге мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе 1997 елдан бирле эшли. Унбиш ел эчендә ике катлы бинага даими рәвештә косметик ремонт ясалып торды, аның түбәсе бөтенләй искергән иде. Яңгырлы көннәрдә түбәдән су агып стеналары юешләнде,...

Узган җомга көнне Иске Үзи авылында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды.


Авыл тормышында бу зур вакыйга. Әлеге мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе 1997 елдан бирле эшли. Унбиш ел эчендә ике катлы бинага даими рәвештә косметик ремонт ясалып торды, аның түбәсе бөтенләй искергән иде. Яңгырлы көннәрдә түбәдән су агып стеналары юешләнде, обойлар яраксызга әйләнде. Быел район җитәкчелеге бакчага ремонт ясау өчен акча тапты. Нурлат шәһәреннән подрядчылар оешмасы эшчеләре җәй буена объект янында эшләделәр. Бу көннәрдә алар үз эшләрен тәмамладылар. Бүген заманча төс алган яңа түбәле әлеге бина ерактан ук балкып тора.
Балалар бакчасын ачу тантанасына район башлыгы Камил Гилманов, район хезмәте вәкилләре килде. Элеккедән килгән гадәт буенча ал тасманы кискәннән соң, район җитәкчесе ачкычны бакча мөдире Любовь Питимировага тапшырды.
Чараның рәсми өлеше бакчага йөрүче балалар, хезмәткәрләр һәм чакырылган кунаклар катнашында балалар бакчасының зур залында үтте. Бакча мөдире бинаны яңартуга өлеш кертүчеләргә рәхмәтен җиткерде һәм район башлыгы Камил Гилмановка (рәсемдә), мәгариф бүлеге урынбасары Гөлнур Идиятовага, Роспотребнадзорның район бүлеге җитәкчесе Роза Салиховага, төзүчеләр бригадасына, шулай ук бакча хезмәткәрләренә Рәхмәт хаты тапшырды. Тантанада катнашучыларны тәбрикләп, Камил Гилманов Иске Үзи балалар бакчасы коллективының балаларны тәрбияләүдәге бурычын намус белән үтәп, районда иң яхшылар арасында саналуын билгеләп үтте. Бүген бакчага йөргән нәниләр тиздән мәктәп укучылары булачаклар. Иске Үзи мәктәбенең чыгарылыш укучылары Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча югары баллга ия булганнар икән, монда тәрбиячеләрнең дә хезмәт өлеше бар, чөнки алар үзвакытында балалар күңелендә белемгә омтылыш, тырышлык тәрбияләгәннәр.
Җыелучылар каршында чыгыш ясаган Гөлнур Идиятова, Роза Салихова, Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова да бинаны яңартуда катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Тәрбиячеләр Зинаида Титова, Ирина Майорова, Галина Ваструкова, Раиса Охотникова һәм аларның җитәкчесе Любовь Питимирова адресына да бик күп мактау сүзләре яңгырады. Бүген балалар бакчасына 25 бала йөри. Өлкәннәр чыгыш ясаганда алар урындыкларда утырып, игътибар белән тыңлап утырдылар. Менә аларга да чират җитте. Нәниләр матур итеп җырладылар, биеделәр. Бәйрәм тантанасы барысының да кәефен күтәрде, ни дисәң дә балалар хәзер ышанычлы түбә астында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев