Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әниләрнең алтын йөрәге

Район Мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм күңелле һәм дулкынландыргыч булды. Беренче мизгелдә тамашачылар сәхнәдәге күренешләрдән гаҗәпкә калдылар. Патшабикәләр кебек киенгән, сабыйларын җитәкләгән әниләр сәхнәгә күтәрелделәр. Аларның күкрәген мәхәббәт һәм изгелек символы булган йөрәк рәсеме бизи иде. Залда утыручылар тантанада катнашучыларны көчле алкышларга күмделәр. Зал алга таба да сәхнәдәге һәр...

Район Мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм күңелле һәм дулкынландыргыч булды.

Беренче мизгелдә тамашачылар сәхнәдәге күренешләрдән гаҗәпкә калдылар. Патшабикәләр кебек киенгән, сабыйларын җитәкләгән әниләр сәхнәгә күтәрелделәр. Аларның күкрәген мәхәббәт һәм изгелек символы булган йөрәк рәсеме бизи иде. Залда утыручылар тантанада катнашучыларны көчле алкышларга күмделәр. Зал алга таба да сәхнәдәге һәр мизгелне тамаша кылып, чыгыш ясаучыларны ихластан кабул итте. Яшь артистлар җир йөзендәге иң газиз, иң кадерле кеше - әниләргә багышлап җырлар башкардылар, өздереп биеделәр.
Әни - күңеленең бар җылысын, бар назын сабыена бирә. Районда күп балалы һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче аналар аз түгел. Аларның һәркайсының үз тарихы. Әмма аларның һәркайсы район горурлыгы булган балалар тәрбияләп үстергән яки үстерә. Алып баручы Ирина Салахова Валентина Лимонова, Эльза Алмакаева, Наталья Дорожкина, Гөлназ Мөхетдинова, Римма Гафиятова, Юлия Белякова, Сәрия Зәйниева, Нина Шугаева, Ольга Жукова, Мәрьям Шакированы сәхнәгә чакырды.
- Әлеге сәхнәдә басып торучы әниләр, җир йөзендәге башка барлык әниләр кебек, балаларына теләсә кайсы мизгелдә ярдәмгә килергә әзер булган изге йөрәкле аналар, - диде, хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп, районның башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. Алар котлау сүзләре белән бергә чәчәк бәйләме һәм бүләкләр дә алдылар.
Бәйрәмдә ике һәм күбрәк бала тапкан дүрт әни билгеләп үтелде. ПФР ның территориаль бүлек башлыгы урынбасары Николай Кистенев, Сергей Александров белән берлектә Мария Синдимировага (аның улы дөньяга килгән), Алевтина Чентаевага (кыз бала табуы белән котлап) һәм Альбина Шакировага (өч кыздан соң малае туган) ана капиталы алуга сертификатлар тапшырды.
Кешелекнең гүзәл вәкилләре үз адресларына бик күп җылы сүзләр ишеттеләр.
- Мин өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм кулы сузучы коллективны җитәклим. Аларның һәркайсы турында бары тик мактау сүзләре генә әйтә алам, - диде, залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп, Аксубай интернат-йорт директоры Роза Минеголова. Ул интернат-йортта яшәүче ветераннарны онытмыйча, аларга һәрдаим ярдәм итеп торган кешеләргә рәхмәт әйтте.
Мәдәният йорты директоры Ольга Копонева залда утыручыларны Әниләр көне белән котлады. Әниләр, бәхетле балачак темасын дәвам итеп, ул район Мәдәният йорты һәм район газетасы оештырган "Балага уенчык бүләк ит" акциясендә катнашырга чакырды.
Әниләргә багышланган концерт программасы бу юлы тагын да эчтәлеклерәк, кызыграк килеп чыкты. Һәр номерны, һәр мизгелне уйлап, иҗади якын килеп тәкъдим итү, тамашачыны бәйрәм рухында тоту мөмкинлеге бирде. Соңыннан исә "патшабикәләр" үзләренең бәләкәчләре белән кабат сәхнәгә чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев