Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Никахлар теркәлә, балалар туа

Шул көннәрдә Аксубай ЗАГСын- да быелгысы елда туган дүртенче пар игезәкләрне теркәделәр. Бер үк вакытта аларның ата-аналары-Равиль һәм Сиреньнең тантаналы никахлашуы булып үтте. Зур залда бераз тынлык урнашты. Никахлашу тантаналы булса да, музыка яңгырамады, чөнки яшь ир белән хатынның кулларында Раниль белән Риналь изерәп йокыга талганнар иде. Никахлашулары белән тәбрикләп,...

Шул көннәрдә Аксубай ЗАГСын- да быелгысы елда туган дүртенче пар игезәкләрне теркәделәр.


Бер үк вакытта аларның ата-аналары-Равиль һәм Сиреньнең тантаналы никахлашуы булып үтте.
Зур залда бераз тынлык урнашты. Никахлашу тантаналы булса да, музыка яңгырамады, чөнки яшь ир белән хатынның кулларында Раниль белән Риналь изерәп йокыга талганнар иде. Никахлашулары белән тәбрикләп, ЗАГС бүлеге мөдире Елена Еграшкина Харисовлар гаиләсенә-бәхет, ә инде игезәкләр туу турындагы таныклыкны тапшырганда, үтеп баручы Елан елында, ата-анага балаларны тәрбияләүдә зирәклек теләде. Бүләк итеп ул нәниләргә альбомнар тапшырды.
-Сез ике балага да альбом ясарга тиеш бит инде. Раниль белән Риналь үсеп җитәрләр, төрле якларга таралышырлар, истәлеккә икесенең дә "бала чагы" калачак,-дип әйтте Елена Ивановна.
Алар быел безнең районда туган дүртенче пар игезәкләр. Беренчеләре - МЮДтан Авакумовлар гаиләсеннән Кира һәм Кирилл, икенчеләре-Емелькинодан Михаил һәм Дарья Гавриловлар иде. Декабрь аенда Аксубайда яшәүче ике гаиләдә игезәкләр туды: Игорь һәм Егор Семеновлар, Раниль һәм Риналь Харисовлар.
Районда 18 декабрьгә барлыгы 320 бала дөньяга килгән (2012 елның 31 декабренә-313 бала), 157 никах теркәлгән (узган елда-163). Иң яшь кәләшкә 17 яшь булса, теркәлгән иң өлкән парга алтмыштан да артыграк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев