Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Нигетләре изге иде

Минем әтием - сезнең якташыгыз Семен Краснов исән булса, февраль аенда аңа 100 яшь тулган булыр иде. Ләкин башкалар өчен янып яшәргә өйрәнгән кеше буларак ул 56 яшендә үк гүр иясе булды. Әтием Аксубай бистәсендә туган. Күпләр аны картадагы бер торак пункт буларак кына белә, ә аның өчен җир йөзендә...

Минем әтием - сезнең якташыгыз Семен Краснов исән булса, февраль аенда аңа 100 яшь тулган булыр иде.


Ләкин башкалар өчен янып яшәргә өйрәнгән кеше буларак ул 56 яшендә үк гүр иясе булды.
Әтием Аксубай бистәсендә туган. Күпләр аны картадагы бер торак пункт буларак кына белә, ә аның өчен җир йөзендә иң кадерле урын - туган нигезе. Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп кайткач, ул җирле МТСта токарь булып эшкә урнаша. Бөек Ватан сугышы елларында ил сагына китә, Көнбатыш һәм Калинин фронтларында фашистларга каршы көрәшә. Алдан комиссар, соңрак артиллерия батареясы командиры була.

Аның сугышта күрсәткән батырлыгы турында Кызыл байрак ордены, «Батырлык өчен», «Будапештны алган өчен», «Венаны алган өчен» һәм «Бөек Ватан сугышында Германияне азат иткән өчен» медальләре сөйли.
Аксубайга әтием 1945 елда өлкән лейтенант булып кайта. 1955 нче елга кадәр төрле вазифалар башкара: саклык кассасы башлыгы, «Большевик» совхозы җитәкчесе, кирпеч заводы башлыгы. Нинди генә авыр һәм җаваплы эшләрдә эшләмәсен, һәрвакыт белемен арттырырга омтыла. Казан шәһәрендә район төзелеш комбинатлары директорлары өчен оештырылган курсларда укый. Үзе башкарган эшне бөтен нечкәлекләренә кадәр белергә тырыша ул. Моннан тыш үзенең якташлары проблемаларына бер дә битараф булмый, авыл тормышын яхшырту буенча төрле планнар белән яна. Әмма кайчак халык өчен янып йөргән кешеләргә төрле кыенлыклар кичерергә туры килә. Әтием белән дә шулай килеп чыккан.

Сугыштан соңгы елларда Аксубайда өйләрнең түбәләре салам белән ябылган булган. Мөгаен шул хәл әтиемне кирпеч заводы территориясендә чирәп (черепица) ясау буенча өстәмә цех төзү фикеренә китергәндер. Завод директоры буларак Семен Краснов үзен куркыныч астына куеп, кайтарылган җиһаз өчен акчаны кулдан түли. Ә ул чакта исәп-хисап эшләрен шул формада башкару рәсми рәвештә тыелган була. Әтием партия җитәкчеләре һәм югарыда утыручылар үзен аңлар дип уйлый, әмма ялгыша. Ул партия линиясе буенча каты шелтә ала, аны директор вазифасыннан азат итәләр һәм җиһаз алуга тотылган акчаларны кассага үз кесәсеннән түләргә кушалар.

Аның ул вакытта ниләр кичерүен аңлавы кыен түгел. Әтием дүрт баласы һәм хатыны белән үсеп килүче Әлмәт шәһәренә күчеп китә. Анда тора башлагач, әтием без, өлкән балаларны җыеп: «Мин үземнең районыма якташларыма изгелек эшләргә теләгән идем, әмма мине аңламадылар; - дип әйткәнен әле дә хәтерлим. Бу сүзләрдән соң ул партбилетын утка якты. Бәлки мине кем дә булса гаепләр, әмма мин әтиемнең әлеге эше белән горурланам, аның сугыш ветераны булуы белән горурланган төсле үк.

Ун елдан соң әти белән әни Аксубайга кайттылар. Әтием Аксубай нефть эзләү оешмасына токарь булып урнаша һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда хезмәт куя. Ул тормышның нинди генә сикәлтәле юлларын үтсә дә, намуслы һәм кешелекле булып кала.
Газета укучылары әтиемне герой итеп күрсәтергә тели, дип гаепләмәсеннәр. Ул башкалар кебек үк гап-гади кеше иде. Әмма туган абый-энеләренең сугыштан соң ятим калган 9 баласын үз балаларыдай карап үстерүе, кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртергә теләве, тормышның нинди генә авыр чакларында да яшәү дәртен сүндерми саклый алганы өчен әтием , һичшиксез, хөрмәткә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев