Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әниеңә бүләк яса

"Татмедиа" АҖ филиалы район газетасы үзенең сайтында "Бәйрәм белән, әнием!" дип аталган фотобәйге игълан итә. Бәйге район газетасының 85 еллыгына һәм әниләр көненә багышлана. Фотобәйге 2015 елның 16 ноябреннән башлана һәм 2015 елның 24 ноябренә кадәр, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасының aksubayevo.ru - "Аксубай" сайтында үтә. Бәйгедә 7-17 яшьлек балалар...

"Татмедиа" АҖ филиалы район газетасы үзенең сайтында "Бәйрәм белән, әнием!" дип аталган фотобәйге игълан итә. Бәйге район газетасының 85 еллыгына һәм әниләр көненә багышлана.

Фотобәйге 2015 елның 16 ноябреннән башлана һәм 2015 елның 24 ноябренә кадәр, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасының aksubayevo.ru - "Аксубай" сайтында үтә.
Бәйгедә 7-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Бәйгедә катнашучылар ВКонтакте "Аксубаево Он-лайн. Аксубай районы яңалыклары" төркемендә теркәлергә һәм бәйге репостын үз стенасында булдырырга тиешләр.
Катнашучы бәйгегә әнисенең фотосурәтен, аның сәләте, мавыгулары турында язма һәм үз теләкләрен җибәрергә тиеш. Эшләр 2015 елның 20 ноябренә, 16.00 сәгатьткә кадәр фәкать электрон төрдә һәм selnew@mail.ru электрон адреска "На конкурс" тамгасы белән җибәрелергә тиеш.
Иң күп тавыш җыйган фоторәсем авторы җиңүче дип табыла. Тавыш бирү өчен aksubayevo.ru сайтына чыгарга һәм "Авторның исем-фамилиясен күрсәтеп, аның фотосурәте өчен тавыш бирәм" дигән аңлатма калдырырга кирәк. Бер IР- адресаттан килгән аңлатмалар бер генә тавышка тиң булачак. Тавышларны санау буенча барлык нәтиҗәләр ВКонтакте "Аксубаево Он-лайн. Аксубай районы яңалыклары" төркемендә аерым папкада күрсәтеләчәк.
Иң күп тавыш җыйган фотосурәт авторы җиңүче дип табалачак. Җиңүченең фотоэше, әнисе турындагы язмасы һәм әнисенә адресланган теләкләре район газетасында, "Аксубай" - aksubayevo.ru сайтында, ВКонтакте "Аксубаево Он-лайн. Аксубай районы яңалыклары" төркемендә басылачак.
Җиңүче "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасы Мактау грамотасы, иганәче - шәхси эшмәкәр Л.В.Становованың "Леди" кибетеннән 1000 (бер мең) сумлык бүләкләү сертификаты алачак.
"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасы редакциясе хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары бәйгедә катнаша алмый

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев