Музейлар язы Татарстан – бай тарихлы республика
Ә тарихны музейлар саклый. Алар кешеләргә туган якның тарихи һәм мәдәни мирасын ачалар, рухи-әхлакый кыйммәтләрен җиткерәләр. Җәмәгатьчелек игътибарын тарту, тарихи-мәдәни мирасны таныту максатларында ТР мәдәният министрлыгы, ТР җәмәгатьчелек палатасы, Татарстанның музейлар ассоциациясе, 21-26 апрельдә "Татарстан - 2014 музей язы" дип аталган акция үткәрелүе турында игълан итә. Әлеге акция кысаларында Аксубай...
Ә тарихны музейлар саклый. Алар кешеләргә туган якның тарихи һәм мәдәни мирасын ачалар, рухи-әхлакый кыйммәтләрен җиткерәләр. Җәмәгатьчелек игътибарын тарту, тарихи-мәдәни мирасны таныту максатларында ТР мәдәният министрлыгы, ТР җәмәгатьчелек палатасы, Татарстанның музейлар ассоциациясе, 21-26 апрельдә "Татарстан - 2014 музей язы" дип аталган акция үткәрелүе турында игълан итә.
Әлеге акция кысаларында Аксубай туган якны өйрәнү музеенда берничә чара үткәрү планлаштырыла. 24 апрельдә 8.30-15.30 сәгатьтә монда "Туган ягым Аксубай" дип аталган экскурсион программа-лекция үткәрелә (риваятьләр һәм хикәятләр буенча). 25 апрельдә "Калфак чигү" буенча мастер-класс булачак. "Музей язы" акциясе бик кызыклы булыр дип көтелә. Керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев