Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Музейга экскурсиягә

Яңа ел бәйрәмнәрендә Аксубайның туган якны өйрәнү музее актив эшли. -Көненә унбиш-егерме кеше була бездә, - дип сөйли музей мөдире Әлфия Нурхамәтова. - Беренче сыйныф укучылары мәдәни көндәлекләр белән, гаиләләр үзләренә кунакка кайтучылар белән киләләр. Әлфия Рәшит кызы экскурсияне табышмаклар, әйтемнәр белән тагын да кызыклырак итәргә тырыша. -Сез ничек уйлыйсыз....

Яңа ел бәйрәмнәрендә Аксубайның туган якны өйрәнү музее актив эшли.


-Көненә унбиш-егерме кеше була бездә, - дип сөйли музей мөдире Әлфия Нурхамәтова. - Беренче сыйныф укучылары мәдәни көндәлекләр белән, гаиләләр үзләренә кунакка кайтучылар белән киләләр.

Әлфия Рәшит кызы экскурсияне табышмаклар, әйтемнәр белән тагын да кызыклырак итәргә тырыша.

-Сез ничек уйлыйсыз. Бу иләк нәрсәдән ясалган? - дигән чираттагы сорауны бирә ул.

-Кармак җебеннән, - дип җавап бирә бирегә килүчеләрнең берсе.

-Ә юк, ул вакытта кармак җепләре булмаган, иләкне ат кылыннан ясаганнар.

Биредә шулай ук сиксәненче еллар үрнәгендә бизәлгән чыршы күзләрне иркәли. Ә сез урман гүзәлен ничек бизәдегез, безнең сайтка яки социаль челтәрдәге төркемгә фотогызны җибәрә аласыз...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев