Музейда–йөз еллык карта
Шул көннәрдә районның туган якны өйрәнү музее тагын бер үзенчәлекле экспонат белән тулыланды. Район башлыгы Камил Гилманов музейга Казан губернасы Чистай өязенең Аксубай волосте картасын бүләк итте. Ул 1910 елда Казан губернасының бәяләү-статистика бюросы тарафыннан төзелгән булган. Аңарда әлеге чордагы барлык торак пунктлар билгеләнгән. Музей хезмәткәрләре мондый бүләк өчен чын...
Шул көннәрдә районның туган якны өйрәнү музее тагын бер үзенчәлекле экспонат белән тулыланды.
Район башлыгы Камил Гилманов музейга Казан губернасы Чистай өязенең Аксубай волосте картасын бүләк итте. Ул 1910 елда Казан губернасының бәяләү-статистика бюросы тарафыннан төзелгән булган. Аңарда әлеге чордагы барлык торак пунктлар билгеләнгән. Музей хезмәткәрләре мондый бүләк өчен чын күңелләреннән рәхмәт белдерделәр. Мондый материал туган төбәк тарихының яңа битләрен ачачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев