Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Музейда яңа күргәзмәләр

Аксубайның туган якны өйрәнү музеенда экспозицияләр яңарды. Баскычтан менүгә үк каридор буйлап кунакларны кысаларга урнаштырылган күпсанлы фоторәсемнәр каршы ала, монда "Аксубай: кичә һәм бүген" фоторәсемнәр күргәзмәсе оештырылган. Бистәнең элеккеге биналарын яңартылганнары белән чагыштыру аксубайлылар өчен кызыклы булачак. Музейның бәләкәй залында безнең якташыбыз, Тольятти шәһәреннән дизайн студиясе укытучысы Елена Михайловна тәкъдим...

Аксубайның туган якны өйрәнү музеенда экспозицияләр яңарды.


Баскычтан менүгә үк каридор буйлап кунакларны кысаларга урнаштырылган күпсанлы фоторәсемнәр каршы ала, монда "Аксубай: кичә һәм бүген" фоторәсемнәр күргәзмәсе оештырылган. Бистәнең элеккеге биналарын яңартылганнары белән чагыштыру аксубайлылар өчен кызыклы булачак. Музейның бәләкәй залында безнең якташыбыз, Тольятти шәһәреннән дизайн студиясе укытучысы Елена Михайловна тәкъдим иткән эшләр урын алган. Монда ул белем биргән укучыларның иҗат җимешләре - төсле кәгазьдән, җепләрдән ясалган фантазияләр һәм рәсемнәрне күреп сокланырга була. Ә олы залда Аксубай районы һөнәрләре турындагы күргәзмә ачылган - монда агач эше өчен кирәк булган кораллар, туку станогы һәм, хәтта, дистәләгән еллар элек тегелгән милли киемнәр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X