Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәскәүдән Берлинга кадәр

Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Вәлиев Мәскәүдән Берлинга кадәр сугыш юлы үтә. Габдрахманның бала чагы һәм яшьлеге үзе туып үскән Такталы авылында үтә, 1942 елда фронтка да ул шуннан китә. Аның гаскәри часте Мәскәү янында урнаша, ә аннан соң Украина, соңрак 1 нче Белоруссия фронтлары часте составында дошманга каршы көрәшеп,...

Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Вәлиев Мәскәүдән Берлинга кадәр сугыш юлы үтә.


Габдрахманның бала чагы һәм яшьлеге үзе туып үскән Такталы авылында үтә, 1942 елда фронтка да ул шуннан китә.
Аның гаскәри часте Мәскәү янында урнаша, ә аннан соң Украина, соңрак 1 нче Белоруссия фронтлары часте составында дошманга каршы көрәшеп, Германиягә таба хәрәкәт итә.
Габдрахман дүрт тапкыр яралана. Яралары тезәлеп тә бетмәгән килеш-кабат сугышка керә ул. Сугыш мизгелләре сиксән тугыз яшьлек ветеранның хәтереннән җуелган булса да, Берлинны яулап алу юлында очраган һәр шәһәр исемен, Рейхстагны ничек яулап алуларын яхшы хәтерли ул.
- Берлин янындагы беренче бәрелешләр 21 апрельдә башланды- 1 нче Белоруссия фронты частьлары Берлинга үтеп керде, - дип искә ала ул. - Ә 25 апрельдә 1 нче Белоруссия һәм 1 нче Украина фронтлары частьлары Берлинны боҗра ясап чолгап алдылар. Штурмга тоту вакытындагы күренешне тәмугка тиңләрлек иде... Сугышта куркыныч идеме соң? Ул вакытта әсирлеккә төшү үлемнән дә куркынычрак иде. Мәскәүдән Берлинга кадәр минем башымда өч кенә уй булды-ничек тә әсирлеккә төшмәскә, сугышка нокта куярга яки Ватан өчен һәлак булырга,-дип сөйли Габдрахман Шәйхетдинович.
Ветеранның күкрәген күпсанлы медальләр бизи, әмма аларның өчесе- ике «Батырлык өчен» һәм «Берлинны алган өчен» медальләре аның өчен төп бүләк булып тора.
Габдрахман Шәйхетдинович сугыштан бары тик 1945 ел азагында гына кайта. Әлеге вакытка кадәр ул Германия территориясендә командировкада кала.
Туган йортына әйләнеп кайткач, Габдрахман бригадир булып эшли башлый, гаилә кора. Бер-бер артлы биш бала дөньяга килә. Тора-бара аңа балта остасы булып та, фуражчы булып та эшләргә туры килә. Принципиаль һәм эшлекле сыйфатлары өчен ул авыл Советы депутаты итеп тә сайлана.
Тормыш иптәше вафат булганнан соң ул Аксубайга төпчек кызы Галия янына күчә, монда да ул 15 ел гомер кичерә инде. Әмма ул кул кушырып утырырга өйрәнмәгән. Кар эреп бетүгә Габдрахман Вәлиев күп фатирлы йорт янында өмә оештырган, күршеләре, кызы белән бергә ул үзе дә өмәдә катнашкан. Елның иң зур бәйрәме-Бөек Җиңү көненә бөтен җир көлеп торырга тиеш.
-Барысыннан да-якыннарымның игътибарыннан да, күршеләремнең хөрмәтеннән дә канәгатьмен мин, бер генә нәрсә борчый,-дип дәвам итә ветеран.-Чаллыда улым яшәгән күп катлы йортта «Биредә Бөек Ватан сугышы ветераны яши» дигән язмалар эленгән. Янәшәдә яшәүче кешеләр совет солдатының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын онытмасыннар өчен эленгән мондый язмалар безнең районда да сугыш ветераннары яшәгән йортларда пәйда булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Вәлиев