Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мохтаҗларга бир

«Нежность» ЦСОН чираттагы тапкыр «Киемнәр ярминкәсе» акциясен игълан итте. Безнең һәрберебезнең өендә балаларыбыз киеп үскән, инде аларга кечерәйгән яки төрле сәбәпләр аркасында шифоньер киштәләрендә яткан, хәтта бер тапкыр да киелмәгән киемнәр дә бар. Ә бит әлеге киемнәр мохтаҗ кешеләргә хезмәт итәргә мөмкин. Чиста, үтүкләнгән киемнәрне «Нежность» ЦСОНга китерергә, ә аларны...

«Нежность» ЦСОН чираттагы тапкыр «Киемнәр ярминкәсе» акциясен игълан итте.


Безнең һәрберебезнең өендә балаларыбыз киеп үскән, инде аларга кечерәйгән яки төрле сәбәпләр аркасында шифоньер киштәләрендә яткан, хәтта бер тапкыр да киелмәгән киемнәр дә бар. Ә бит әлеге киемнәр мохтаҗ кешеләргә хезмәт итәргә мөмкин. Чиста, үтүкләнгән киемнәрне «Нежность» ЦСОНга китерергә, ә аларны адрес буенча күп балалы, аз керемле һәм авыр матди хәлле гаиләләргә тапшыралар.
-Бүгенге көндә киемнәр ярминкәсендә нәниләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төрле сезонга яраклы киемнәргә таләп зур,-дип сөйли «Нежность» ЦСОН мөдире Татьяна Семенова,-шулай ук яшүсмерләр өчен дә киемнәр кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Киемнәр ярминкәсе» акциясе «Нежность» ЦСОН