Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәктәпкә хоккей тартмасы, ансамбльгә яңа костюмнар

Аксубайның Яшьләр үзәгендә гражданнарны кабул итү ярты көн дәвам итте. Район кешеләре үзләре генә дә, төркемләп тә шәхси һәм җәмәгать проблемалары белән мөрәҗәгать иттеләр. Депутатка кабул итүгә җыелган гражданнарның өчтән бер өлешен "Сугыш балалары" программасы кызыксындырды. Ул кайчан гамәлгә керә, аңа нинди шартларда эләгеп була һ.б. Барлык сорауларга да Дәүләт...

Аксубайның Яшьләр үзәгендә гражданнарны кабул итү ярты көн дәвам итте.
Район кешеләре үзләре генә дә, төркемләп тә шәхси һәм җәмәгать проблемалары белән мөрәҗәгать иттеләр.
Депутатка кабул итүгә җыелган гражданнарның өчтән бер өлешен "Сугыш балалары" программасы кызыксындырды. Ул кайчан гамәлгә керә, аңа нинди шартларда эләгеп була һ.б. Барлык сорауларга да Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин һәм район башлыгы Камил Гилманов аңлаешлы җавап бирделәр. Өстәвенә мәсьәләләрнең кайберләре урында ук хәл ителде.
Мисалга, Иске Тимошкино мәктәбе директоры хоккей тартмасы төзүдә ярдәм сорады һәм шунда ук уңай җавап алды.
Спортчы-кикбоксерларның әти-әниләре спорт инвентаре - грушалар һәм перчаткалар сатып алуда ярдәм күрсәтүне үтенеп мөрәҗәгать иттеләр. Тиздән кайбер юридик адымнар ясалганнан соң, кикбоксинг секциясе рәсми теркәләчәк һәм депутат кирәкле инвентарьне үзе җибәрәчәк.
Яңа Аксубайдан "Палан" ансамбленең мөрәҗәгате бөтенләй үзенчәлекле булды. Бу республика конкурсларында күптапкыр җиңүгә ирешкән коллектив, район Мәдәният йорты директоры Ольга Копанева белән берлектә кызлар милли киемнәр тегүдә финанс ярдәме күрсәтүне үтенделәр. "Палан" ансамбле үзенең иҗади талантын шунда ук чуаш халык җырларын башкарып күрсәтте. Депутат уңай җавап бирде.
МВД ветераннары советы да шулай ук патриотик юнәлештәге чаралар үткәрү өчен матди ярдәм сорады. Иске Тимошкино ветераннарын авылда әле дә булса чиркәү төзелешенең башланмавы борчый, Сосновка авылы кешеләре иске чиркәү урынына Табыну хачы куярга телиләр.
Торакка кагылышлы мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Бер укытучы авылда эшләүче яшь белгечләргә ярдәм йөзеннән районда нинди программалар эшләве белән кызыксынды. Инвалид балалары булган ата-аналар торак сатып алуда ярдәм сорадылар.
Юллар төзелешенә кагылышлы сораулар да күп булды. Бу мәсьәлә белән Савгач, Заря, Сосновка кешеләре мөрәҗәгать иттеләр.
Инвалидларга Нурлатка гемодиализга йөрү өчен акча кирәк. Берничә граждан эш белән тәэмин итүдә, мәдәният хезмәткәрләре кирәкле аппаратура сатып алуда булышлык күрсәтүне сорадылар.
-Борчулы сораулар күп һәм аларны бер көндә генә хәл итү мөмкин түгел, әмма аларны чишүдә акрынлап булышлык күрсәтәчәкбез,-дип белдерделәр депутат һәм район җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев