Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәктәпкә – герой исемен

"Россия өчен" халык фронты Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте 2015 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Мәктәпкә - герой исемен" проектын эшләде. Проектның төп максаты - укучыларда үз иленең, халкының тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту; аерым кешеләрнең батырлыклары үрнәгендә югары әхлакый юнәлеш формалаштыру. Проект Россия Федерациясенең бөтен территориясе...

"Россия өчен" халык фронты Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте 2015 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Мәктәпкә - герой исемен" проектын эшләде.

Проектның төп максаты - укучыларда үз иленең, халкының тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту; аерым кешеләрнең батырлыклары үрнәгендә югары әхлакый юнәлеш формалаштыру. Проект Россия Федерациясенең бөтен территориясе буенча мәктәпләрдә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, безнең республикада 48 мәктәпкә күренекле ватандашларның - Советлар Союзы һәм Россия геройларының исәмнәре бирелгән.
Кәкре Күл мәктәбе әлеге проектка кушылу турындагы тәкъдим белән чыкты. Проектта катнашуның максаты - мәктәпкә Советлар Союзы герое Романов Григорий Григорьевич исемен бирү, ул әлеге югары исемгә 1945 елның февралендә лаек була.
-Кәкре Күл авыл җирлегендә үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум уздырылган көнне мәктәпнең "Истоки" туган якны өйрәнү түгәрәге әгъзалары авыл кешеләре арасында мәктәпкә якташ-герой исемен бирү иницитивасын хуплауга бәйле сораштыру үткәрделәр, - дип сөйли мәктәп директоры, түгәрәк җитәкчесе Наталья Воронина.
Сораштыру процедурасы нигезле оештырылган: сорау алу кәгазьләре ике дәүләт телендә әзерләнгән, тавыш бирү өчен махсус урналар һәм кабиналар урнаштырылган; туган якны өйрәнүчеләр сайлау комиссиясе әгъзалары белән, аерым күчмә урна алып, сайлау участогына килә алмаган өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә бардылар.
Әлеге чараны үткәрү балаларда зур кызыксыну уятты - алар тавыш бирү хокукларын гамәлгә ашыру дәресе алдылар, референдум уздыру процедурасы белән таныштылар. Тавыш бирүләр төгәлләнгәннән соң туган якны өйрәнү түгәрәге әгъзалары тавышлар исәбен санадылар. Исемлек буенча тавыш бирүчеләр саны "Әйе" җавабы исәбенә тәңгәл килде. Кәкре Күл авылының сораштыруда катнашкан 195 кешесе "Кәкре Күл урта белем бирү мәктәбе" МББУга Советлар Союзы герое Григорий Григорьевич Романов исемен бирү инициативасын хуплаган.
Мәктәп коллективы, авыл халкы аларның тәкъдиме район җитәкчелеге тарафыннан аңлау һәм хуплау табар дип ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев