Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәктәп укучылары ришвәткә каршы

Тугызынчы декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Районда әлеге датага багышланган чаралар планы эшләнгән. Шуларның берсе балалар китапханәсендә эшлекле уен формасында үтте. Аңарда район үзәгендәге өч мәктәпнең сигезенче сыйныф укучыларыннан торган өч команда катнашты. Чара Аксубай район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе канаты астында "Аксубай-ришвәтчелектән азат...

Тугызынчы декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелде.


Районда әлеге датага багышланган чаралар планы эшләнгән. Шуларның берсе балалар китапханәсендә эшлекле уен формасында үтте. Аңарда район үзәгендәге өч мәктәпнең сигезенче сыйныф укучыларыннан торган өч команда катнашты. Чара Аксубай район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе канаты астында "Аксубай-ришвәтчелектән азат территория" дигән лозунг астында үтте.


Уен, яшь буынның ришвәтчелекнең нәрсә һәм аңа каршы ничек көрәшергә кирәклеген яхшы белүен күрсәтте. Шунысы куандыра, укучылар бу мәсьәләдә өлкәннәр кебек үк хәбәрдар. Алар санаулы минутларда, кайчакта уйламыйча да, ришвәтчелек хакында фикер алыштылар, төрле сүзләрдән мәкальләр төзеделәр.
Чараны алып баручы Валентина Давыдова ришвәтчелек тамырларын җәмәгатьчелеккә җибәрүче шеш белән чагыштыра. Укучылар исә әлеге "авыру"га каршы көрәшнең үз вариантларын тәкъдим иттеләр, чиновникларның эш хакын арттыру хакында үз фикерләрен белдерделәр.


Район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина, балаларның җавапларына аңлатма биреп, Мәскәүдә үткән семинарларда үз тәҗрибәләре белән уртаклашкан Грузиядәге коллегаларының мисалларын китерде.
Бу илдә ришвәтчелекнең бер елда тамырын корытканнар. Беренчедән, чиновникларның эш хакын күтәргәннәр, икенчедән, ришвәт алуда шикләнгән кешеләрне эшләреннән азат иткәннәр һәм "власть коридорларында" видеокамералар куйганнар.


Россиядә ришвәтчелеккә каршы көрәшнең бер юлы буларак, уенда катнашучылар реклама плакатлары эшләгәннәр һәм аларны жюри алдында якладылар. Балаларның эшенә бәя бирүче ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе, прокуратура, редакция һәм китапханә вәкилләре укучыларның хәбәрдар булуларына, аларның җәмгыятьтәге ришвәтчелеккә каршы торучанлыгына омтылуларына куандылар.
Уенга нәтиҗә ясап, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча урынбасары Эльмира Крайнова билгеләп үткәнчә, ришвәтчелек-ул 21 гасыр бәласы.

-Ләкин сез, яшьләр, үзегезнең әлеге бәлага каршы булуыгызны күрсәтә алдыгыз.
Өч команда да менә дигән уен күрсәттеләр. Әмма 2 нче Аксубай урта мәктәбе иң көчлесе булды. Лицей һәм 3 нче мәктәп командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Һәр укучыга Рәхмәт хаты, грамота һәм истәлекле бүләк тапшырылды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев