Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Минималь хезмәт хакы билгеләнде

Август аенда Татарстан профсоюзлар Федерациясе, Татарстанның берләшкән эш бирүчеләр координацион советы, ТР Миинистрлар Кабинеты Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү төзеделәр. 2014 елның 13 августыннан имзаланган Килешүгә нигезләнеп, икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмалары өчен минималь хезмәт хакы аена 6420 сум күләмендә билгеләнә. Әлеге суммага компенсация һәм кызыксындыру сыйфатындагы түләүләр...

Август аенда Татарстан профсоюзлар Федерациясе, Татарстанның берләшкән эш бирүчеләр координацион советы, ТР Миинистрлар Кабинеты Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү төзеделәр.


2014 елның 13 августыннан имзаланган Килешүгә нигезләнеп, икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмалары өчен минималь хезмәт хакы аена 6420 сум күләмендә билгеләнә. Әлеге суммага компенсация һәм кызыксындыру сыйфатындагы түләүләр керә.

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы "Минималь хезмәт хакы турында"гы Федераль законга таянып билгеләнә һәм хәзерге вакытта аның күләме 5554 сум тәшкил итә. Әлеге Килешү дәлилле баш тарту кабул ителмәгән барлык эш бирүчеләргә дә кагыла. Килешү белән тулырак http aksubauevo://tatarstan.ru сайтында таныша аласыз.

Икътисадның реаль тармагында эш бирүченең минималь хезмәт хакы турындагы Килешү шартларын үтәмәве хезмәт турындагы законны бозу булып санала һәм гаепле урындагы затларга моның өчен канун тәртибендә билгеләнгән тиешле чаралар күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев