Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Минималь хезмәт хакы

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенә караганда, 2015 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы аена 5965 сумнан да ким булмаган күләмдә билгеләнгән. Шуның белән бергә, Татарстан Республикасы икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы күләме аена 6420 сумнан да ким булмаган күләмдә...

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенә караганда, 2015 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы аена 5965 сумнан да ким булмаган күләмдә билгеләнгән.


Шуның белән бергә, Татарстан Республикасы икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы күләме аена 6420 сумнан да ким булмаган күләмдә билгеләнергә тиеш. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмаларында эшләгән һәм Татарстан Республикасы территориясендә юридик белеме булмаган килеш эшчәнлек алып барган оешма - юридик зат, шәхси эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган эшченең айлык хезмәт хакы (компенсацияләрне һәм кызыксындыру түләүләрен дә кертеп), 2014 елның 13 августыннан, әгәр дә хезмәткәр әлеге чорда эш вакыты нормасын тулысынча башкарган һәм хезмәт нормасын (хезмәт бурычларын) төгәл үтәгән икән, 6420 сумнан да ким булмаска тиеш.

Минималь хезмәт хакы түләүгә кагылышлы билгеләнгән дәүләт гарантияләрен тәэмин итү өлешендә хезмәт кануннарын үтәүдә кагыйдә бозган эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев