Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәхәббәт берләштерде

Шимбә көнне районның төп сәхнәсендә гаилә парларын тәбрик итеп, Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде. Район Мәдәният йорты, ЗАГС, туган якны өйрәнү музее, китапханә хезмәткәрләре алар өчен зур чара хәзерләделәр. Бу көнне сәхнә табигать почмагын хәтерләтте: каен агачы астына эскәмия куелган, күлдә аккошлар йөзә, болын тулы ак чәчәкләр....

Шимбә көнне районның төп сәхнәсендә гаилә парларын тәбрик итеп, Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде.


Район Мәдәният йорты, ЗАГС, туган якны өйрәнү музее, китапханә хезмәткәрләре алар өчен зур чара хәзерләделәр. Бу көнне сәхнә табигать почмагын хәтерләтте: каен агачы астына эскәмия куелган, күлдә аккошлар йөзә, болын тулы ак чәчәкләр. Үзләренең зөбәрҗәт, алтын, зәңгәр якут, кызыл якут, киндер, энҗе, көмеш туйларын билгеләп үтүче парлар бу көнне сәхнә түренә менделәр.
Чара быел 90 яшен тутыручы гаҗәеп хатын-кыз, ана, әби, педагогия хезмәте һәм сугыш ветераны Нина Телешеваны тәбрик итүдән башланды. Район башлыгы Камил Гилманов юбилярга чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Тамашачылар сәхнәгә күтәрелүче 30 ел бергә гомер иңгә-иң куеп яшәүче Иске Ильдеряктан ирле-хатынлы-Лидия һәм Георгий Горбуновларны көчле алкышлар белән каршыладылар. Район башлыгы аларга 2008 елда "Россия Федерациясендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне"н үткәрү буенча оештыру комитеты тарафыннан билгеләнгән "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" истәлекле медален тапшырды (рәсемдә). Бу медальгә 25 ел бергә тату гомер итеп, гаилә ныклыгы белән башкаларга үрнәк булган, тормышта уңышларга ирешкән һәм балаларын да җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп тәрбияләгән парлар да лаек. Бу көнне андый парлар аз түгел иде. Савруш авылыннан бергә 55 ел гомер кичергән Юлия Акимовна һәм Сергей Андреевич Пильщиковлар иң бай тормыш тәҗрибәсе туплаган пар булды. Түбән Баландадан ирле-хатынлы Копаневлар, Иске Ибрайдан Рушания һәм Фәтхелислам Гиззәтуллиннар, Иске Кыязлыдан Минегөл һәм Мәүлет Вәлиевлар, Зәкия һәм Минсабир Заһидуллиннар, Иске Татар Адәмсуыннан Рәйлә һәм Хәлим Әхмәтҗановлар һәм Шәрбәннән Әлфия белән Рәис Әхмәтшиннар бер-берсенә тугры булып, бер-берсенә терәк булып 50 ел гомер кичергәннәр. 55 һәм 50 ел бергә яшәгән парларны район башлыгы ихластан тәбрик итте. Алар гаилә тормышында гына түгел, хезмәттә дә үрнәк булып, үзләренең тырышлыклары, хезмәт сөючәнлекләре белән кече ватаннары данын еракларга таныттылар, дип билгеләп үтте ул.
Каен агачы астындагы эскәмияләргә утырган парлар алып баручылар Ирина Салахова һәм Наталья Кундукова биргән сорауларга җавап бирделәр, бәхетле гаилә серләре белән уртаклаштылар. Юбилярларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, җирлекара китапханә директоры Ирина Телешева котлады. Бу көнне әти-әниләрен, әби-бабаларын котларга аларның балалары һәм оныклары да килгән иде. Анастасия һәм Александр Мокеевларны-өч кызлары, Лидия һәм Николай Прончатовларны-кызлары Светлана, Юлия, Валентин Ирдулкиннарны-оныклары Екатерина, Нина һәм Петр Семеновларны уллары Иван тәбрикләде. Алар барысы да якын кешеләренә лаеклы тәрбия биргәннәре, үрнәк булып торулары өчен рәхмәт әйттеләр.
Ә гаилә нәрсәдән башлана соң? Мендельсон вальсы астында бәхетле никахтан!
Менә шуның өчен бәйрәмгә хәзерге вакытта ЗАГСта эшләгән гаилә пары да чакырылды. Чөнки быел ЗАГС органы оешуга 95 ел тула. ЗАГС органнары кешеләр тормышындагы шатлыклы һәм күңелсез вакыйгаларның шаһитлары. Әйтергә кирәк, алар арасында да лаеклы, ышанычлы, тату гаиләләр бар (чөнки никах теркәү авыл җирлекләрендә дә алып барыла). ЗАГС мөдире Елена Еграшкина, коллегаларын бәйрәм белән котлап, Иске Татар Адәмсуында, Иске Кыязлыда, Иске Ибрайда, Иске Ильдерякта лаеклы парларны хөрмәтләү бәйрәме булып үтте инде, дип билгеләп үтте.
Бәйрәмдә катнашкан һәр парга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә иң мөһиме, алар чарадан үзләре хөрмәтенә шундый бәйрәм оештырганнары, игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт хисләре белән киттеләр. Ә оештыручылар бәйрәмне билгеләп үтүдә финанс ярдәме күрсәткән Камил Гилмановка рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев