Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җәмәгать тәрбиячесе – 2015

Иске Мокшино мәктәбе директоры Раил Шәрәфетдинов "Балигь булмаганнарны тәрбияләүдә иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" республика бәйгесе призеры булды. Бәйге өч этаптан торды, башта муниципаль, аннан соң ике тапкыр республика бәйгеләре. Финалга 21 катнашучы чыкты. Бәйгедә катнашучылар визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, стандарт булмаган педагогик мәсьәләләрне хәл иттеләр, ә өченче бәйгедә балигъ булмаганнарны...

Иске Мокшино мәктәбе директоры Раил Шәрәфетдинов "Балигь булмаганнарны тәрбияләүдә иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" республика бәйгесе призеры булды.


Бәйге өч этаптан торды, башта муниципаль, аннан соң ике тапкыр республика бәйгеләре. Финалга 21 катнашучы чыкты.

Бәйгедә катнашучылар визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, стандарт булмаган педагогик мәсьәләләрне хәл иттеләр, ә өченче бәйгедә балигъ булмаганнарны төрнәкләндерүнең шәхси программасын якладылар.

Раил Галиәскәр улы дәрескә даими йөрмәгән һәм белем дәрәҗәсе түбән булган авыр яшүсмерне тәрбияләүдә җәмәгать тәрбиячесе булды. Ел дәвамында күләмле эш башкара. Тәрбияче башта малайны спортка җәлеп итә. Аның сәламәтлеге ныгый, дәрес калдыруы кими. Яшьтәшләре белән элемтәсе ныгый, яшүсмер хәтта тимурчылар хәрәкәтенә дә кушыла. Укучының белемгә кызыксынуы арткан, ГИАны да уңышлы тапшырган. Хәзер ул эшче һөнәрен үзләштерә.

-Бәйгедә еллык эшне - проблемалы моментлар һәм аларны уңышлы хәл итү юлларын җиде минут эчендә сөйләп бирү иң авыры булды, - дип фикерләре белән уртаклашты призер.

"Минем мавыгуым" бәйгесендә Раил Шәрәфетдинов мәктәпнең спорт казанышларын тәкъдим итте. Искемокшинолылар баскетболны көчле уйныйлар, республика һәм Россия дәрәҗәсендәге көч сынашуларда күптапкыр җиңделәр. Директор команда уңышлар яуласын өчен күпме көчен һәм тырышлыгын куйды. Нәтиҗәдә боларның барысы да жюри бәяләмәсендә чагылыш тапты.

Республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, бала һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр безнең катнашучының мөгаллимлек осталыгын һәм оештыру сәләтен лаеклы бәяләделәр. Раил Шәрәфетдинов өченче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

Балигъ булмаганнарның хокукларын һәм канунлы мәнфәгатьләрен яклау эшенә өлеш керткәне, социаль куркыныч хәлдә калган балаларга һәм гаиләләргә ярдәм күрсәткәне һәм шулай ук хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә күпкырлы проблемаларны хәл итүдә нәтиҗәле эш алып барганы өчен ПДНның җаваплы секретаре Марат Сафин Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев