Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәгариф министры мәктәпләрне карап йөрде

Сишәмбе көнне Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның эш көне Аксубай районында башланды. Ул берничә мәктәптә, мәктәпкәчә учреждениеләрдә, мәктәп музейларында, Хәсән Туфан музеенда, төзелә торган авыл мәктәбе мәйданында булды, ФАП ачылуда катнашты. -Безнең районда күп кенә юнәлешләр буенча үз-гәрешләр күзәтелә,- дип әйтте район башлыгы Камил Гилманов.- Федераль һәм...

Сишәмбе көнне Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның эш көне Аксубай районында башланды.


Ул берничә мәктәптә, мәктәпкәчә учреждениеләрдә, мәктәп музейларында, Хәсән Туфан музеенда, төзелә торган авыл мәктәбе мәйданында булды, ФАП ачылуда катнашты.
-Безнең районда күп кенә юнәлешләр буенча үз-гәрешләр күзәтелә,- дип әйтте район башлыгы Камил Гилманов.- Федераль һәм республика программалары эшли башлаганнан алып районның 16 мәктәбе ремонтланды , Түбән Татар Майнасында мәктәп төзелә башлады, ФАПлар төзелә, күпфатирлы йортлар ремонтлана. Әлеге программалар өчен без дәүләткә, Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәтле. Ремонт һәм төзелешнең күп кенә юнәлешләре буенча район да үз өлешен кертә. Иске Кыязлы урта мәктәбен ремонтлауга гына да район 500 мең сум акча бүлеп бирде. Уңай үзгәрешләр киләчәктә дә булыр, дип ышанып калабыз.
-Министрны район мәгариф системасы белән таныштырып, мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина, районда гомуми белем бирүче 33 учреждение бар, шуларның 17се-урта мәктәп, 8е-төп мәктәп һәм тагын 8 е башлангыч мәктәп. 1 сентябрьдә парта артына 3624 укучы утырачак, шуларның 272се-беренче сыйныфка киләләр,-дип билгеләп үтте.
-Безнең районда төрле милләт вәкилләре яши, димәк, балалар да төрле милләттән,-дип билгеләп үтте Әминә Кәримовна. -Шуңа да, район мәгариф системасы өчен бөтен халыкларның да ирекле үсешен тәэмин итү төп бурыч булып тора.

Кадрлар әзерләү учреждениесе
Энгель Фәттахов безнең районга иртәдән үк килде. Иртәнге сигезенче яртыда министр һәм аның урынбасары, мәгариф бүлеге өлкәсендә күзәтү һәм контрольләү Департаменты җитәкчесе Равил Хәмитовны, район башлыгы Камил Гилмановны, мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллинаны Аксубай универсаль технологияләр техникумында каршы алдылар. Техникум директоры Фәрхать Аюпов, белем бирү учреждениесе, яңа статус алгач, үз эшен нигезле юнәлештә алып баруы хакында сөйләде. Кунаклар урта белем бирү учреждениесе белән таныштылар, техникум сыйныфларын, спорт залын, ашханәне карадылар.

Ремонт эшләре гөрләп бара
Белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау объектлары буйлап экскурсия үткәргәндә, район мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина, быел Иске Кыязлы, Иске Мокшино, район үзәгенең өченче мәктәбендә зур ремонт эшләре үткәрелде-проектның гомуми бәясе утыз миллион сумнан артык тәшкил итә,-дип искәртеп үтте.
Узган елда район үзәгендә гомуми белем бирү мәктәбен һәм 3 нче мәк-тәпне берләштерделәр. Модернизацияләү кысаларында беренчесенең бинасына мәгариф бүлеге өлешчә күчте. Хәзер иске бинада ремонт тулы куәткә бара-аның түбәсен япканнар, тәрәзәләрен алмаштырдылар, сыйныфлар ремонтлана, төп эшләр санузел һәм спорт залында алып барыла. Энгель Фәттахов башта иске бинада булды, башкарган ремонт эшләрен проект белән чагыштырды, ә аннан соң мәктәпнең яңа бинасын карап чыкты.
Иске Кыязлы мәктәбендә Энгель Фәттахов шулай ук һәр почмакны карап үтте, ремонт эшләренә бәя бирде. Әлеге мәктәпне дә модернизацияләү читләтеп үтмәячәк-монда балалар бакчасы, авыл җирлеге башкарма комитеты һәм терәк пункт урнашачак.
-Модернизацияләү-ул белем бирү учреждениеләрен тотуга бюджет средстволарын реаль экономияләү,-дип билгеләп үтте Энгель Фәттахов.
Мисалга, Иске Кыязлыда балалар бакчасын мәктәпкә күчерү якынча өч йөз мең сум акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк. Бу авылда министр меценатларның берсе-туган мәктәбенә һәрдаим ярдәм күрсәтеп торучы "Алтэкс" агрофирмасы генераль директоры Алмас Заһидуллин белән танышты. Сүз уңаенда, Әминә Вәлиуллина сүзләренә караганда, быел старт алган "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе барышында күп кенә мәктәпләргә ремонт эшләрендә ярдәм күрсәтелде.

Балалар өчен-аерым төркем
Мәгариф министры район үзәгендәге "Буратино" балалар бакчасында да булды. Әлеге мәктәпкәчә учреждение очраклы гына сайлап алынмады-2012 елда ул "Шәфкатьлелек" номинациясендә "РИТЭК"тан грант отты. Монда грант средствосы максатчан файдаланыла: мөмкинлекләре чик-ләнгән балалар өчен аерым төркем оештырылган. Әлегә балалар бакчасында ремонт эшләре алып барыла.

Үрнәк бар
Яңа Үзи мәктәбе бусагасында делегацияне мәктәп формасына киенгән укучылар каршы алды. Мәктәп 2007 елда яңадан үзгәртеп корыла. Монда утыз бала укый, ә балалар бакчасында 12 нәни тәрбияләнә. Белем бирү учреждениесе ямьле, иркен. Ул беренче сентябрьгә генә түгел, ә инде җылыту сезонына да әзер.
-Яңа Үзи төп мәктәбе-авыл мәктәпләрен модернизацияләүнең уңышлы үрнәге,-дип сөйли Әминә Вәлиуллина.-Бер түбә астында мәктәп тә, балалар бакчасы да урнашкан. Монда балалар үзләрен иркен хис итәләр. Бу эштә мәктәп директоры Тәслимә Идиятуллинаның өлеше зур.

Тагын бер ФАП ачылды
Кызыл Тауда мәртәбәле кунакларны түземсезлек белән көтеп алдылар. Монда мобиль ФАПлар төзүнең республика программасы кысаларында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Тантанага авылның барлык кешесе җыелды, ул районда соңгы ике елда ачылган өченче мобиль ФАП булды. Ал тасманы Камил Гилманов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм районның баш табибы Марат Йосыпов кистеләр.

Хәсән Туфан авылында
ТР Мәгариф министрының эшлекле визиты программасында мәдәни программага да вакыт табылды-кунакка Хәсән Туфанның йорт-музеен күрсәттеләр. Музей мөдире Энҗе Туктарова кунакларга экскурсия үткәрде, Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.

Мәктәпнең төзелеш мәйданында
Быел районда Түбән Татар Майнасында 60 укучыга исәпләнелгән мәктәп төзелә башлады. Шунда ук 20 балага исәпләнелгән балалар бакчасы да урнашачак. Исегезгә төшерәбез, монда агач мәктәп 1963 елда, ә балалар бакчасы-узган гасырның беренче бишъеллыгында төзелгән. Мәгариф министрына мәктәп проектын һәм төзелеш мәйданчыгын күрсәттеләр.

Министр бөтен нәрсәне күреп алган
Дүрт сәгать вакыт эчендә Энгель Фәттахов районның төрле урыннарында урнашкан сигез объектта булды. Министрны бөтен нәрсә кызыксындырды: белем бирү учреждениеләрен ремонтлау, төзү этабы, авыл кешеләренең "Мәктәпкә китап бүләк ит", "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" программасында катнашу активлыгы. Аңа мәктәп каршындагы участокларда үскән яшелчә түтәлләре, чәчәк клумбалары бик ошады.
Белем бирү учреждениеләрендә булып, министр укытучылар белән аралашты, һәр почмакны, хәтта санузеллар, кочегаркаларны да карады. Визит соңында Энгель Фәттахов, безнең районда район мәгариф бүлеге җитәкчеләренең максатчан эшен, мәктәпләрне ныгыту һәм җиһазлау буенча программалар эшләвен, меценатлар тарафыннан мәктәпләргә зур ярдәм. күрсәтелүен билгеләп үтте
Энгель Нәвап улы мондый күп эшләр башкарганнары өчен җитәкчеләргә рәхмәтен белдереп, Татарстанның нефть чыга торган районнарыннан тыш, бер генә районында да республика һәм федераль программаларга район тарафыннан шулхәтле ярдәм күрсәтелмәгәнен ассызыклады.
-Әйе, без белем бирү учреждениеләренә ел саен үзебезнең район программасы кысаларында акча бүлеп бирәбез. Район хисабына мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының түбәсен, җылыту системасын, фронтоннарын ремонтлыйбыз,- дип сөйләп китте район башлыгы финанслау турында сүз чыккач.- Моннан тыш, 2008 нче елдан алып, балалар бакчаларын мәктәп түбәсе астына күчерү эше дә планлы рәвештә алып барыла, бу мәсьәләдә без респуликада да беренчеләр булдык. Кәкре Күл, Шәрбән, Беловка, Иске Ибрай, Яңа Тимошкино һәм башка мәктәпләр балалар бакчаларын үз канатлары астына алдылар инде, чиратта Иске Кыязлы мәктәбе тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев