Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мөгаллимнәр өчен өлге булып тора

Педагогик хезмәт ветераны Михаил Пикмуллинга 70 яшь тулды. Ул сугыш тәмамланган елда дөньяга килә. Тормышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә тоеп, сугыш хәрабәләреннән акрынлап арынган ил белән бергә үсә. Аның хезмәт юлы дүртенче сыйныфны тәмамлагач башлана. Колхоз бригадиры аңа җигелгән атны ышанып тапшыргач, ул колхозчылар эшләгән урынга су ташу белән мәшгуль...

Педагогик хезмәт ветераны Михаил Пикмуллинга 70 яшь тулды.


Ул сугыш тәмамланган елда дөньяга килә. Тормышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә тоеп, сугыш хәрабәләреннән акрынлап арынган ил белән бергә үсә. Аның хезмәт юлы дүртенче сыйныфны тәмамлагач башлана. Колхоз бригадиры аңа җигелгән атны ышанып тапшыргач, ул колхозчылар эшләгән урынга су ташу белән мәшгуль була.

Михаил Васильевич беркайчан да җәмәгать эшеннән баш тартмый. Дружина советы рәисеннән башлап, мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре буларак дәвам итә. Мәктәптән соң белемен дәвам иткән КДПИда комсомол оешмасын җитәкли. Институтны тәмамлаганнан соң туган авылы Иске Ильдерякка кайта. Математика фәнен укыта башлый һәм тиздән аны армиягә алалар, ул Төньяк флотта хезмәт итә.

Кайткач яңадан туган мәктәбендә эшли башлый. Гади укытучыдан мәктәп директоры вазыйфасына кадәр күтәрелә. Мәктәп директоры булып ул төгәл 30 ел эшли. Менә шунда аның оештыручанлык сәләте ачыла да инде. Ул үз тирәсендә хезмәт сөючән коллектив туплый, эшләве дә күңеллерәк була башлый, барысы да уртак педагогик агымга кушылалар.

Бөтен ил буйлап яңалыкка омтылалар, укытучылар илнең күп кенә мәктәпләрендә булып, өлешләп остазлык идеяләре туплыйлар һәм үзләрендә сынап карыйлар. Нәтиҗә дә озак көттерми - укучыларда укуга кызыксыну, бәйгеләрдә катнашып җиңүгә омтылу теләге пәйда була. Укытучыларның осталыгы арта.

Спорт белән даими шөгыльләнү, күләмле ярышларда үз-үзеңне сынап карау теләге уянган көчле спортчыларның пәйда булуына китерә. Һәм шулай була да, хәзер исә укучыларның төрле дәрәҗәдә ирешкән җиңүләре санап бетерерлек түгел. Мондый эш өчен мәгариф министры спортчыларга автобус бүлеп бирә.

Мәктәп берничә тапкыр Татарстанның иң яхшы авыл мәктәпләре исемлегенә керде, Россиядә җиңү яулап, миллион сумлык грантка ия булды. Директорның да тырыш хезмәтенә бәя бирелә, ул "ТАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы" дигән мактаулы исемгә лаек була. "Халык мәгарифе отличнигы", "СССР мәгарифе отличнигы", "РФның гомуми белем бирү өлкәсе мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев