Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Меценат биш концерт бүләк итте

Узган атнада район Мәдәният йортында Рәсәй эстрадасы йолдызлары - бертуган Понамаренко, Светлана Рожкова һәм Карен Аванесян катнашуында концертлар булып үтте. Аксубайлыларга көлке һәм күңел ачу көннәрен «Волга-кредит банк» ААҖ директорлар советы рәисе Александр Мануйлов бүләк итте. Ул ике меңгә якын кеше карарлык биш концерт өчен акчалата бүләк биргән. - Александр...

Узган атнада район Мәдәният йортында Рәсәй эстрадасы йолдызлары - бертуган Понамаренко, Светлана Рожкова һәм Карен Аванесян катнашуында концертлар булып үтте.


Аксубайлыларга көлке һәм күңел ачу көннәрен «Волга-кредит банк» ААҖ директорлар советы рәисе Александр Мануйлов бүләк итте. Ул ике меңгә якын кеше карарлык биш концерт өчен акчалата бүләк биргән.
- Александр Мануйлов - Татарстанда танылган эшмәкәр. Александр Викторович безнең район белән тыгыз элемтәдә тора - ул үзе Нурлат районында туып-үскән, төп эшчәнлегеннән тыш, иганәчелек белән шөгыльләнә. Барыбызның исендә әле, Бөек Җиңү көнендә ул үзе эшләгән банк исеменнән Аксубай районы ветераннарына үзәк мәйданда төсле телевизорлар бүләк итте. Һәм бу юлы да аксубайлыларга зур бүләк ясады - эстрада йолдызлары концертын оештырды. Менә шундый искитмәле бүләк өчен аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез, - дип әйтте Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов концерт башланыр алдыннан. Сугыш ветераны Елисей Тимирясов та ветераннарга һәр төрле ярдәм күрсәткәне өчен меценатка рәхмәт белдерде.
Александр Викторович сәхнәдә бик тыйнак иде, аксубайлылар үзләренең хезмәт нәтиҗәләре белән әлеге концертта ял итүгә лаеклар, дип ассызыклады ул. Әлеге кешенең иганәче булуы турында шул факт та сөйли: Татарстан Самара эшмәкәренең социаль проектларын югары бәяләде, һәм Татарстан Республикасындагы шәхси затлар арасында 2012 елның иганәчесе булып танылды. Бу исемгә ул үзенең кече ватанында - Нурлат районында социаль проектларда озак еллар катнашуы белән лаек.
Аксубайга Александр Мануйлов буш кул белән килмәгән - ул район үзәгендәге өч мәктәпкә һәм техникумга зур дүрт телевизор бүләк итте.
Концертка әйләнеп кайтсак, зал тамашачыларның алкышыннан тынмады да диярлек. Аксубайлылар Светлана Рожкованың кайнана, бертуган Понамаренколарның карт кияү егете һәм Карен Аванесяның урлаган автомобиль турындагы шаяру-чыгышларын бик озак хәтердә тотарлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев