Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Механизатор да, зоотехник та, агроном да

Олег Ермолаев бишенче дистәне ваклагач, яшәү рәвешен тамырдан үзгәртергә ниятли. Ермолаевлар гаиләсе Урмандеевода яши. Калган авылдашлары кебек үк, аларның да хуҗалыклары зур була. Ә менә 2013 елда эшләрен яңа гына башлаучы фермерларга ярдәм итү буенча программалар гамәлгә керде. Олег Аркадьевич гаиләсе, авыл җирлеге башлыгы белән киңәш тота да: "Безнең дә...

Олег Ермолаев бишенче дистәне ваклагач, яшәү рәвешен тамырдан үзгәртергә ниятли.


Ермолаевлар гаиләсе Урмандеевода яши. Калган авылдашлары кебек үк, аларның да хуҗалыклары зур була. Ә менә 2013 елда эшләрен яңа гына башлаучы фермерларга ярдәм итү буенча программалар гамәлгә керде. Олег Аркадьевич гаиләсе, авыл җирлеге башлыгы белән киңәш тота да: "Безнең дә гаилә фермер хуҗалыгыбыз булачак", дигән карарга килә. Моңа кадәр дә алар сигезәр-тугызар баш сыер асраганнар, шулай булгач, эштән куркып торасы юк.

Хәзер Ермолаевлар Савгач авылы читендә зур, мәһабәт өйдә яшиләр. Шунда ук ферма, ашлык саклагыч, карда өчен дә урын табылган. Өч йөз метр ераклыкта - үзләренең кыр-басулары. 45 гектар сөрү җирендә күпьеллык үләннәр һәм көзге культуралар үстерелә. Шулкадәр терлекне азык белән тәэмин итәргә кирәк бит инде.
- Җәен һәр көнне 120 шәр литр сөт тапшырдык, - дип сөйли Олег Аркадьевич. -Ә хәзер савым кимеде - көз бит.
Шундый зур хуҗалыкта үзең генә эшләп өлгерә алмыйсың, әлбәттә. Хуҗабикә Ирина Ильинична сыерлар да сава, өй эшләрен дә башкара. Сыер саву аппараты аның эшен күпкә җиңеләйтә.

Уллары Денис һәм Давыд малларны карауда ярдәм итәләр. Каникуллар вакытында кызлары Кристина өчен дә эш җитәрлек. Ул медицина югары уку йортының өченче курсы талибәсе.
Шуның белән бергә, көндәлек мәшәкатьләр дә өстәлеп тора: ашлык саклау амбары төзелеп бетмәгән, якын көннәрдә сыерлар бозауларга тиеш.

Эре авыл хуҗалыгы предприятиесендә терлекләрнең сәламәтлеген күзәтүче һәм рацион төзүче зоотехник, мал табибы, механизаторлар бар. Ә фермер әлеге һөнәрләрнең барысын да үзе үзләштерергә тиеш. Аңа мул савым алу өчен дөрес ашату, сөтне саклау, азык хәзерләү турында кайгыртырга кирәк. Сабан, культиваторлар һәм башка җир эшкәртү техникасы кышкы саклауга куелган. Йорт каршында ике трактор басып тора. Олег Аркадьевич аның берсен грант акчасына сатып алган, ә икенчесен үз куллары белән җыйган.

Авыл фермеры әллә нинди зур планнар кормый.
-Уңышны җыеп алу өчен комбайн кирәк, - дип уртаклашты ул. - Быел уңышның бер өлешен җыеп ала алмадык.
Ермолаевлар фермасы акрынлап үсеш ала. Өч ел элек сигез баш мөгезле эре терлек асраган булсалар, бүген исә маллар саны егерме бишкә җиткән. Ә бит Олег Аркадьевич, кайберәүләр кебек, эш юкка сылтап, ярты ставкага инструктор булып эшләвен дәвам итә дә алыр иде. Аны һич кенә дә эшкуар дип әйтә алмыйсың, әмма ул иренеп, ялкауланып ята торган кеше түгел, гаиләсе өчен тырыша, балаларын хезмәтне сөяргә өйрәтеп тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев