Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Механизатор булыр идем

Узган дүшәмбедә ПЛ-88 дә Ачык ишекләр көне үтте, анда районның гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, авыл хуҗалыгы өчен белгечләр хәзерләүдә турыдан-туры катнашы булган авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре катнашты. Иртәдән үк биредә шау-шулы булды. Фойеда һөнәри лицей эшчәнлегенең күпкырлы тармакларын тәкъдим иткән төрле күргәзмәләр урын алган иде. Лицейга керү юлында кунакларны...

Узган дүшәмбедә ПЛ-88 дә Ачык ишекләр көне үтте, анда районның гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, авыл хуҗалыгы өчен белгечләр хәзерләүдә турыдан-туры катнашы булган авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре катнашты.


Иртәдән үк биредә шау-шулы булды. Фойеда һөнәри лицей эшчәнлегенең күпкырлы тармакларын тәкъдим иткән төрле күргәзмәләр урын алган иде.
Лицейга керү юлында кунакларны әлеге уку бинасы директоры Фәрхат Аюпов, укытучылар һәм производствога өйрәтү мастерлары колач җәеп каршыладылар. Шат йөз белән укучыларны уку корпуслары, уку-производство мастерскойлары, буйлап йөрттеләр, спортзал, китапханә, тулай торакны күрсәттеләр.
Очрашуның тантаналы өлеше актлар залында үтте. директор Фәрхат Аюпов кунаклар алдында чыгыш ясап, училищеның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән кыскача таныштырды. Бүгенге көндә училище төп һәм тулы белем бирү базасында авыл хуҗалыгы өчен тракторчы-машинистлар, пешекчеләр, кондитерлар, тулы белем бирү базасында электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, азык-төлек товарлары сатучысы, кул белән эретеп ябыштыручылар әзерли. Лицейда шулай ук бер чүмечле эксковатор машинисты һөнәренә яңадан уку үткәрә, «С» һәм «В» категорияләренә шоферлар хәзерли. Өстәвенә барлык белгечлекләр буенча белем алу бюджет нигезендә алып барыла. Бу көнне директор мөһим яңалык җиткерде-яңа уку елыннан ПЛ-88 Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе белән килешү нигезендә зооветеринария хезмәткәрләре хәзерли башлаячак. Бу юбилейга тагын бер зур бүләк булачак, чөнки киләсе елда училище оешуның кырык еллыгы билгеләп үтеләчәк. Әлеге вакыт эчендә училищедан меңләгән белгеч чыккан. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең күбесе үзләренең беренче эшче белгечлеген һөнәри лицейда алганнар. Кайберләре үзләренең хезмәт эшчәнлекләрен биредә башлаган. Мисалга, район башлыгы узган гасырның сиксәненче елларында биредә ел ярым эшләгән, лицей директоры үзе дә-СПТУ ның чыгарылыш укучысы, хәзерге вакытта башкарма комитет җитәкчесе Николай Становов озак еллар СПТУ директоры булып торды. ПЛ-88 тормышка юллама биргән алдынгы комбайнчылар, механизаторлар, терлекчеләрнең барысын да әйтеп үтү мөмкин түгел. Бу турыда чыгыш ясаучылар сөйләделәр. Район башлыгы, бүген чит ил техникасы булган инвесторлар базасында укулар алып барырга мөмкин, дип билгеләп үтте. Аларда эшләү өчен укымышлы кадрлар кирәк.
«ВАМИН-Аксу» генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин училище грамоталы белгечләр әзерли, бүген аларның күпчелеге «ВАМИН Аксу» да хезмәт куя, дип билгеләп үтте. Бүгенге көндә нефть компанияләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең дә механизатор белгечлегенә укырга килүләре эшче белгечлекләрнең абруе турында сөйли. Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгында хезмәт хакы даими артып тора. Шуның өстенә авылда эшләүче яшь гаиләләргә ярдәм итү программасы кысаларында торак алу мөмкинлеге туды.
Бу көнне һөнәри лицей әзерләгән эшче белгечлекләренең плюслары турында күп әйтелде. Мәшгульлек үзәге директоры Рөстәм Моратшин сүзләренә караганда, статистика буенча хезмәт базарында таләп зур булган 320 белгеч билгеләнгән, әмма алар арасында юристлар, икътисадчылар, банк хезмәткәрләре турында сүз бармый. Анда шоферларга, пешекчеләргә, кулинарларга өстенлек бирелә. Хезмәт юлын үзе дә заводта башлаган район мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Кәримовна да эшче белгечлекләренә өстенлек бирелүе турында сөйләде.
Мәктәп укучылары бу көнне районга эш визиты белән килгән «Федераль юл агентлыгының Идел-Вятка төбәге автомобиль юллары Федераль идарәсе» дәүләт учреждениесе начальнигы Мөхәммәт Гатиятуллин, Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе вәкиле Дамир Әмиров һәм югары уку йортының 4 курс студенты-безнең якташыбыз Леонид Сулейманкин сәламлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ПЛ88