Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Медиклар һәм авырулар өчен

Аксубай хастаханәсендә китапханә егерме өч елдан бирле эшләп килә. Китапханә Республика медицина китапханә-мәгълүмати үзәк филиалы булып тора. Китапханә фондында 4260 данә китап бар. -Китапларның төп өлешен медицина тематикасы әдәбияты, энциклопедияләр һәм белешмәләр алып тора, - дип аңлатты бүлекчә мөдире Рузия Шәрәфетдинова. - Профильле әдәбияттан тыш китапханәдә киң күләмдә кызыклы һәм...

Аксубай хастаханәсендә китапханә егерме өч елдан бирле эшләп килә.

Китапханә Республика медицина китапханә-мәгълүмати үзәк филиалы булып тора. Китапханә фондында 4260 данә китап бар.
-Китапларның төп өлешен медицина тематикасы әдәбияты, энциклопедияләр һәм белешмәләр алып тора, - дип аңлатты бүлекчә мөдире Рузия Шәрәфетдинова. - Профильле әдәбияттан тыш китапханәдә киң күләмдә кызыклы һәм иҗтимагый-сәяси китаплар да бар.
Китапханәгә көненә 15-20 кеше керә. Китапханә барыннан да элек район үзәк хастаханәсендә дәваланучыларны үзенә сыендыра.
-Китапханә терапиясе гомуми дәвалау комплексында мөһим роль уйный, - дип саный баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов.
Китапханәнең ни дәрәҗәдә кирәк булуын без бирегә килүчеләр санына карап белдек.
-Өйдә китап укырга вакыт юк, -дип сөйли биредә дәваланучы ханым. - Ә монда - стационарда вакыт узмый. Тәүлегенә икешәр китапны укып бетерәм. Миңа детективлар ошый.
Китапханә мөдире сүзләренә караганда, китапларны кире кайтармый калучылар юк, пациентлар да, медиклар да әдәбиятны вакытында китереп тапшыралар.
Китапханә шулай ук медицина хезмәткәрләренә, студентларга, хастаханәдә практика узучыларга да хезмәт күрсәтә. Әгәр фондта кирәкле әдәбият юк икән, Рузия Закир кызы Республика үзәгенә таләп белән мөрәҗәгать итә һәм аннан аның күчерелмәсен яки электрон төрен ала.
Гадәти китапханәләрдәге кебек хастаханәнекендә дә күргәзмәләр, әдәби кичәләр, семинарлар, мәгълүмати көннәр үтә. Бәйгеләр даими оештырыла. Стационарда дәваланучы балалар өчен китапларны кычкырып уку оештырыла. Ә Рузия Шәрәфетдинова, хастаханә коллективына мәгълүмати-аналитик ярдәм күрсәтеп, җәмәгать тормышында актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев