Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Медиклар киңәшмәсе

Дүшәмбе көнне яшьләр үзәгендә медицина йомгаклау киңәшмәсе үтте. Аның эшендә район башлыгы Камил Гилманов, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле-лицензияләү буенча Идарә бүлеге баш белгече Гөлнара Гайнуллина, районның дәвалау-профилактикалау учреждениеләре катнашты. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов 2011 елда ирешелгән нәтиҗәләр һәм...

Дүшәмбе көнне яшьләр үзәгендә медицина йомгаклау киңәшмәсе үтте.


Аның эшендә район башлыгы Камил Гилманов, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле-лицензияләү буенча Идарә бүлеге баш белгече Гөлнара Гайнуллина, районның дәвалау-профилактикалау учреждениеләре катнашты.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов 2011 елда ирешелгән нәтиҗәләр һәм 2012 елга бурычлар һәм проблемалар белән таныштырды. Табиблар җитмәү-бүгенге көндә көн кадагындагы мәсьәлә булып тора һәм ул кабул итүгә чиратлар хасил булу сыйфатында тискәре нәтиҗәләр китереп чыгара, шул исәптән медицина ярдәме күрсәтү сыйфатында да чагылыш таба. 56 табиб урынына медицина ярдәме күрсәтү белән бары тик 31 табиб шөгыльләнә. Медицина хезмәткәрләре район халкы арасында үлем-китемне киметү, гомерне озынайту, флюорография тикшерүе үткәрү, беренче медицина-санитар ярдәм күрсәтү буенча фельдшер-акушерлык пунктлары һәм амбулатория эшчәнлеге тармакларын җәелдерү, гомуми практика табиблары офисларын, амбулаторияләр һәм фельдшер-акушерлык пунктларын кирәкле җиһазлар белән тулыландыру, «Сәламәтлек» өстенлекле милли проектны тормышка ашыру хәсрәте белән яналар. Медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Р.Шәрәфетдинов, табиб-психиатр А.Прохоров үз чыгышларында әлеге мәсьәләләр һәм башкалар турында сөйләделәр. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү буенча Идарә бүлеге баш белгече Гөлнара Гайнуллина безнең районга акцент ясап, тулаем республикада сәламәтлек саклау эшләре нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады.
Район башлыгы Камил Гилманов, 2009-2011 елларда район үзәк хастаханәсе биналары һәм корылмаларына капиталь ремонт ясауга 50 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән, авылны үстерү федераль программасы кысаларында Иске Мокшинода ФАП төзү эшләре башланган. Соңгы елларда район бюджеты көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә район үзәк хастаханәсенә ярдәм итә алмады, әмма быел аларны чишү юлларын табарга һәм нефть компанияләре җитәкчелегендә спонсорларны җәлеп итәргә тырышачакбыз, дип билгеләп үтте. Беренче чиратта дизель генераторы сатып алып җылыту казанына бәйле проблеманы хәл итәргә кирәк. Тулаем алганда, район башлыгы тарафыннан район үзәк хастаханәсенең еллык эшенә уңай бәя бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район њзђк хастаханђсе эшенђ йомгак