Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Медальләр тапшырылды

Аксубай интернат-йортында яшәүче сигез кешегә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, "Татмедиа" АҖ филиалы район газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшин һәм ветераннар элек яшәгән авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Ветераннар кунаклардан ихлас тәбрикләү сүзләре, теләкләр һәм бүләкләр алдылар. - Сезнең һәрберегезнең...

Аксубай интернат-йортында яшәүче сигез кешегә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырылды.

Бүләкләү тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, "Татмедиа" АҖ филиалы район газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшин һәм ветераннар элек яшәгән авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Ветераннар кунаклардан ихлас тәбрикләү сүзләре, теләкләр һәм бүләкләр алдылар.
- Сезнең һәрберегезнең Бөек Җиңүне якынайтуга керткән өлешегез бар, - дип билгеләп үтте интернат-йорт директоры Роза Минеголова. - Бу турыда дәүләт тә онытмый, без дә сезнең алда башыбызны иябез.
Әминә Фаварисова, Анастасия Морозова, Дарья Сидюкова, Елизавета Еремеева, Екатерина Ерышева, Фәүзия Шәрифуллина, Мария Ванешева һәм Валентина Михайлова сугыш елларында колхозда, фермада, хастаханәдә, хәтта Казанда вертолет заводында да көчләрен кызганмый хезмәт куйганнар. Бүләкләнүче хатын-кызлар күңелен шатлык, горурлык хисләре биләп алды, коточкыч сугыш турында искә алып сөйләгәндә, аларның күзләрен яшь пәрдәсе каплады.
Бүләкләнүчеләр арасында Бөек Ватан сугышы елларында эмалитчы булып эшләгән Валентина Михайлова да бар (аның турында тулырак газетаның киләсе санында укыгыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев