Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Районның төп сәхнәсендә мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан хөрмәтләделәр. Тантанада район башлыгы Камил Гилманов һәм Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре Александр Заварихин катнашты. Район мәдәниятен үстерүгә өлеш керткәннәре өчен уннарча район һәм авыл мәдәният учаклары, китапханә һәм музей хезмәткәрләре билгеләп үтелде. Быел Владимир Лосюгинга "Атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде, Василий Воронин...

Районның төп сәхнәсендә мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан хөрмәтләделәр.

Тантанада район башлыгы Камил Гилманов һәм Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре Александр Заварихин катнашты. Район мәдәниятен үстерүгә өлеш керткәннәре өчен уннарча район һәм авыл мәдәният учаклары, китапханә һәм музей хезмәткәрләре билгеләп үтелде. Быел Владимир Лосюгинга "Атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде, Василий Воронин "Мәдәният өлкәсендәге казанышлар өчен" билгесе белән бүләкләнде, Нәфисә Шәрифуллина, Светлана Муравьева, Елена Токарева, Энҗе Туктарова Мәдәният министрлыгы исеменнән Мактау кәгазьләре алдылар. Анна Туйкина, Майя Макарова, Венера Краснова, Римма Рыбина, Валентина Гурьянова, Галина Сруртдинова, Ольга Копанева, Наилә Мартынова, Ирина Салахова, Светлана Убейкина, Ирина Макарова, Виктор Панфилов, Марс Гимадиев район башлыгының мактау кәгазьләренә лаек булдылар.
Тантанада "Елның иң яхшы мәдәният хезмәткәре" бәйгесе җиңүчеләре - абсолют җиңүче Анна Туйкина, призерлар - Резидә Юнысова һәм Сергей Крайновны бүләкләделәр.
Ника - Җиңү алиһәсе сыны берьюлы берничә бәйгедә - Олег Дерипасканың "Ирекле эш" фонды оештырган "Китапханә мохите" Бөтенроссия социаль-мәдәни проектлар бәйгесендә җиңүгә ирешкән һәм "Ел китапханәчесе" Бөтенроссия бәйгесе Дипломанты булган районның үзәк китапханәләр системасы директоры Ирина Телешевага бирелде.
Халыкара, Бөтенроссия һәм республика бәйгеләрендә җиңү яулаган Галина Сруртдинова, Әлфия Нурхамәтова һәм Наилә Мартынова да район мәдәният бүлеге исеменнән рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.

"Созвездие-Йолдызлык" яшьләр телевизион фестиваль-бәйгесен һәм Р. Беляев исемендәге "Беляев йолдызлары" республика балалар һәм яшүсмерләр академия вокалы бәйгесен оештыру һәм уздыруда башлап йөрүчеләр - Фәрхат Аюпов, Станислав Зайцев, Радик Мостафин, Лариса Васильева, Наилә Мартынова, Динә Ибляминова, Галина Жирнова, Валерий Ильин, Татьяна Григорьева, Надежда Мишина, Елена Айдова, Елена Охотникова, Миләүшә Ганиева, Елена Тихонова, Фәридә Мәхмүтова, Евгений Лодоркин, Наилә Крайнова район башлыгы һәм мәдәният бүлегенең Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Районның мәдәни тормышына хезмәт өлешләрен керткән өчен Җәмил Гайфуллин, Геннадий Яковлев, Алексей Калуков мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.

Фотоларны монда карагрга http://aksubayevo.ru/ru/gallery/category/61-2015-04-03-11-25-00.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев