Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Матурлык бәйрәме

Район хатын-кызлар Советы инициативасы белән оештырылган "Ел хатын кызы. Хатын-кыз карашында ел ир-аты" бәйгесе хатын-кыз матурлыгын, аның рухи дөньясының бай эчтәлекле булуын раслау бәйрәме булды. Чарада район оешмалары һәм учреждениеләре тәкъдим иткән җиде хатын-кыз катнашты. Болар - Кәкре күл төп мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Крайнова, "Хыял" социаль-приюты...

Район хатын-кызлар Советы инициативасы белән оештырылган "Ел хатын кызы. Хатын-кыз карашында ел ир-аты" бәйгесе хатын-кыз матурлыгын, аның рухи дөньясының бай эчтәлекле булуын раслау бәйрәме булды.


Чарада район оешмалары һәм учреждениеләре тәкъдим иткән җиде хатын-кыз катнашты. Болар - Кәкре күл төп мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Крайнова, "Хыял" социаль-приюты бүлеге мөдире Алевтина Гаврилова, Мюд авыл җирлеге вәкиле, авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Валентина Наумова, Урмандеево авыл китапханәсе хезмәткәре Татьяна Максимова, Тарханка башлангыч мәктәбе мөдире Людмила Морозова, Яңа Аксубай мәдәният йорты директоры Надежда Охотникова, Иске Ибрай урта мәктәбенең химия укытучысы Мәдинә Нәфигуллина һәм "Хатын-кыз карашында ел ир-аты" номинациясендә Аксубай лицееның физкультура укытучысы Валерий Павлов чыгыш ясады.
Үзләренең чыгышында алар үзләренең эшләре, дөньяга карашлары һәм җәмгыятьтә тоткан урыннары турында сөйләделәр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров рәислегендәге жюри бәйгедә чынлап та иң лаеклы хатын-кызлар катнашуын билгеләп үтте. Хатын-кыз һәм ананың гаиләсе алдындагы һәм һөнәри өлкәдәге бурычын бергә алып баруы белән бергә җәмгыять тормышында актив катнашуы бик күп көч таләп итә. Ә бу хатын-кызлар барлык өч амплуада да үзләрен уңышлы күрсәтә беләләр.
Аларның һәркайсы бәйге Положениесендә билгеләнгән төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар. Ә Валерий Павлов чыннан да "Ел ир-аты" дигән горур исемне йөртергә бик лаек кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев